Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда җәйге китап фестивале уза

 Казанда 18-19 июнь көннәрендә Җәйге китап фестивале узачак. Бишенче тапкыр оештырылган интеллектуаль әдәбият фестивален «Смена» замана мәдәнияте үзәге Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оешт...

 Казанда 18-19 июнь көннәрендә Җәйге китап фестивале узачак. Бишенче тапкыр оештырылган интеллектуаль әдәбият фестивален «Смена» замана мәдәнияте үзәге Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештыра. Чарада «Г.Тукай көндәлекләре» дигән басманы да тәкъдир итәргә җыеналар.



Башкалабызда узачак китап бәйрәмендә Россиянең сиксәнләп нәшрияте һәм китап сата торган үзәкләре катнашачак, ди проект авторы Кирил Маевский. Аның сүзләренә караганда, биредә шәһәр халкына китап кибетләренә куелмый торган сирәк басмаларны табарга мөмкин булачак. Катнашучыларның стендларына нәшрият бәясе белән заманча һәм классик, публицистик, фәнни, фәнни-популяр, документаль һәм балалар әдәбияты китаплары куелыр дип көтелә.


Җәйге китап фестиваленең программасы быел шактый бай булырга охшап тора. Проект халыкара дәрәҗәдә узачак. Татарстанга Польша һәм Швейцариянең мәдәният эшлеклеләре дә кушылырга исәп тота. Казанга киләчәк абруйлы кунаклар арасында – «Новое литературное обозрение» нәшрият йортының баш мөхәррире Ирина Прохорова, Лев Оборин, тарихчы Кирилл Кобрин, язучы Дмитрий Гавриш һ.б. Шулай ук кино тәнкыйтьчесе Антонина Долина, Юрий Саприкин һ.б. чыгышлары сәнгать дөньясында яшәүчеләрнең күңеленә хуш килер. Фестивальдә рус, поляк язучылары, галимнәр һәм сәнгать әһелләре булуы көтелә. Республикабызның "Татарстан китап нәшрияты" да үз продукциясен тәкъдим итәргә җыена.

“Смена” китап нәшриятында басылган “Г.Тукай көндәлекләре” беренче мәртәбә аерым китап булып нәшер ителде. Биредә шагыйрьнең катлаулы язмышы чагылыш таба. Әлеге басма күпләргә Тукайны яңа яктан ачарга ярдәм итәчәк, ди “Смена”ның директоры Кирилл Маевский. Ярминкәдән тыш, фестивальгә килүчеләр өчен махсус ил һәм дөнья мәдәниятенә кагылышлы лекция һәм әңгәмәләр оештырыла. Тулы программа биредә.


Чараның төп вакыйгасы — китап ярминкәсе булачак. Теләгән һәркемгә нәшрият бәясеннән заманча әдәби, публицистик, фәнни-популяр, документаль һәм балалар китапларын сатып алырга мөмкин булачак. Фестивальнең ике көнендә дә бирегә килүчеләр өчен фудкорт, белем бирә торган һәм иҗади мастер-класслар, балалар лекториясе эшләячәк.

Фестиваль 18 июнь көнне – 14.00-20.00 сәгатьләрдә, 19 июньдә 12.00-20.00 вакыт аралыгында «Смена» заманча мәдәният үзәгендә үтәчәк.


Чыганак: Интертат.рукитап(2)


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев