Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәйге смузилар ясарга өйрәнәбез

Җәй көне, эссе булганлыктан,  гадәттә, балаларның аппетитлары начар була. Әни кеше, әлбәттә, моңа борчыла. Чөнки бала көне буе ашамыйча уйнап йөри ала. Мондый очракта смузилар ярдәмгә килергә мөмкин.С...

Җәй көне, эссе булганлыктан,  гадәттә, балаларның аппетитлары начар була. Әни кеше, әлбәттә, моңа борчыла. Чөнки бала көне буе ашамыйча уйнап йөри ала. Мондый очракта смузилар ярдәмгә килергә мөмкин.
Смузи – җиләк-җимешле, яшелчәле, сөтле, бик туклыклы коктейль.
Без сезгә берничә рецептын тәкъдим итәбез.
“Урман җимешләре”: 2 ст җиләк-җимешләр (кура җиләге, каен яисә җир җиләге) 1 ст. гранат яки апельсин согы, 1 банан, 100-150 г йомшак эремчек, 0, 5 ст.су, 1 бал кашыгы бал.
“Фруктайм”: 1 банан, бераз виноград, 1 киви, бераз шпинат, 100 мл йогурт, 0, 5 ст. лайм согы.
“Яшел фрэш”: 3 киви, бераз крыжовник, 1 яшел алма, 250 мл сөт, 100 г  туңдырма.
“Чияле смузи”: 1 ст. чия, 50 г алма измәсе ,  1 ст. кефир, ½ аш кашыгы бал.
Җәйге смузиларны әзерләр өчен, барлык ингредиентларны миксер яисә блендр ярдәмендә 1-2 минут яхшылап болгатырга кирәк. Бераз суыткычка да куеп торырга мөмкин.
смузи2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев