Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Йолдызлы" балачак дөньясыннан соңгы яңалыклар

Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразоваларның уртанчы кызлары– нәни Камиләнең туган көнеБүген гүзәл кызчык туган көнен билгеләп үтә. Аңа быел 6 яшь тулган. Тиздән мәктәпкә дә икән инде...- Без аны яратып “Мәм...

Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразоваларның уртанчы кызлары
– нәни Камиләнең туган көне


Бүген гүзәл кызчык туган көнен билгеләп үтә. Аңа быел 6 яшь тулган. Тиздән мәктәпкә дә икән инде...
- Без аны яратып “Мәмилүшкә” дип йөртәбез. Мәмилүшкәбез иркә бала: ул һәрчак куеныңа кереп, иркәләнеп утырырга әзер. Һәрвакыт елмая, ә вак-төяккә шундук кәефе төшә. Кызлар шулай буладыр инде. Безне, апасын хөрмәт итә, ә энесенә апа була белә... Балакаем! Күз нурыбыз! Бәхетле була күр! - дип котлаган Гүзәл Уразова үзе.





Бүген безнең нәни кошчыгыбыз Кәмиләбезнең туган көне. Без аны яратып "Мәмилүшкә" дип йөртәбез. Мәмилүшкәбез иркә бала: ул һәрчак куеныңа кереп, иркәләнеп утырырга әзер. Һәрвакыт елмая, ә вак-төяккә шундук кәефе төшә. Кызлар шулай буладыр инде. Безне, апасын хөрмәт итә, ә энесенә апа белә була... Балакаем! Күз нурыбыз! Бәхетле була күр! Бу тормыш синең өчен бары тик матур һәм күңелле мизгелләрдән генә торсын. Ак бэхетле мул тормышта яшэвенне телибез.Кояштай озын гомер телибез сина балакаем.Сау-сәламәт бул, әтиең белән безне һәрчак сөендер! #гузельуразова #камиллахакимова #уразовадети #уразовакидс


Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)




Данир Сабировның кызы Мәрьям кабаттан уңышлары белән сөендерә


Кичә татарның иң сыгылмалы нәни кызчыгы “Кремль яр буе мини-миссы” исемен яулаган. Әтисе үзенең инстаграм сәхифәсендә тамашачыларыннан кызына ярдәм итәргә сораган иде шул: ул куйган сылтама аша үтеп, Мәрьям фотосына лайк басарга кирәк иде. Анысы да бушка булмаган – Мәрьям ике номинациядә җиңүче. “Тамашачы мәхәббәте” һәм “Кремль яр буе мини-миссы” исеме – аныкы.
- Шатлыгыбыз белән уртаклашасыбыз килә: безнең чираттагы җиңүебез! Балкайларыбыз исән-сау булсын! - ди Данир үзе.



Ильмира Нәгыймованың кызы әнисе язган моңсу җырларны күз яшьләре белән тыңлый


Ясминә дә артист баласы. Аның да күңеле тулы моң, күрәсең. Юкка гына әнисе иҗат иткән моңсу җырларны күз яшьләре аша тыңламыйдыр, сабый... Бу юлы көен Ильмира язган, Эльмира Сөләйманова башкаруындагы җырга күз яше түгеп утыра.
- Минем җырларны аңлый, ахры.. Башка мин язмаган моңсу җырларга еламый бит. Шаккатыргыч хәл! Еламагаыз! - ди Ильмира Нәгыймова.



Айсылу Леронныкылар саләмәт тормыш рәвеше алып бара


Айсылу үзенең нәниләрен бассейнга йөртә икән. Балалары йөзәргә бик ярата, Нурихан көз көне дә йөзү дәресләренә йөриячәк.
-  Үзебез белән пилмәшкене дә алдык беркөнне. Мәш килеп чишендерәм, киендерәм боларны раздевалкада. Тик тормыйлар инде, “Әни, минем тапочки кайда?”, “Күзлекне киерт әле!”, “Ә мине?” дип кош балалары шикелле чәрелдәшәләр? Өлгер генә. Күрәм, безне бер малайның әбисе күзәтә. Карап-карап торды да түзмәде: “Бөтенесе дә синекеме???” ди. “Өчесе генә!” дип җавап бирдем дә, әй, мәйтәм, барысы да минеке диясе калган. Раздевалкадагы әниләрнең күзләре маңгаена менер иде тущны. Миңа дүртә тә нипачум, - дип көлә Айсылу.





Бүген үзебез белән бассейнга пилмәшкәне дә алдык👫👭 Мәш килеп чишендерәм, киендерәм боларны раздевалкада. Тик тормыйлар инде, "Әни, минем тапочки кайда?", "Күзлекне киерт әле!", "Ә мине?" дип кош балалары шикелле чәрелдәшәләр😁 #өлгергенә . Күрәм, безне бер малайның әбисе күзәтә. Карап-карап торды да түзмәде: "Бөтенесе дә синекеме???" ди. "Өчесе генә!" дип җавап бирдем дә, әй, мәйтәм, барысы да минеке диясе калган. Раздевалкадагы әниләрнең күзләре маңгаена менер иде тущны😅 . #МатьГероинь😂#миңа4тәНипачум #безбезбезидек #безнеңәкиятияллар


Публикация от АЙСЫЛУ ЛЕРОН (@iceluleron)



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев