Йомшак уенчыклар да тәрбия сорый

Йомшак уенчыклар бик тә тузан җыючан була. Аларның кайбер төрләрен юарга, бигрәк тә кер юу машинасына салырга ярамый. Шуңа да андый йомшак уенчыкларны кул белән чистартырга киңәш ителә. Моның берничә ысулы бар.
– Уенчыкларны зур чытыр капчыкка салыгыз, алар өстенә сода сибегез (2-3 уенчыкка ярты стакан сода исәбеннән).
– Чытыр капчыкны ныгытып бәйләгез һәм каты итеп селкегез.
– Уенчыкларны капчыктан алыгыз һәм тузан, керне үзенә сеңдергән содадан арындырыгыз. Сода урынына бәрәңге оны яки манный ярмасы да кулланырга була.
– Аеруча пычрак уенчыкларны сабын күбеге белән чистартырга була. Моның өчен тазда сабынны җебетегез һәм суны күбекләнгәнче болгатыгыз. Соңыннан күбекнең беразын алыгыз һәм уенчыкны артык чылатмаска тырышып чистартыгыз. Аннан уенчыкны җылыткыч өстендә киптерегез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дуслар җыелган җирдә Сабантуй» журналы Zoom платформасы аша онлайн очрашулар циклын быел да дәвам итә.
-
Сез моңарчы ишетмәгән 25 табышмак Каюм Насыйри теркәп калдырган бу табышмакларны дусларыгызга әйтсәгез, бик озак башларын кашып торырлар.
-
Нинди торт яратасыз? 27 гыйнвар – шоколадлы торт көне