YouTube'та кырымтатар мультфильмнар каналы ачылды [видео]

“Козь айдын” (Яхшы хәбәр) ресурс-информацион үзәге кырымтатар телендә мультфильмнарны, балалар өчен язылган шигырьләргә клипларны YouTube'та урнаштыра башлады. //Азатлык радиосы//
Мультфильмнарны, анимацияләрне иҗат түгәрәгенә йөргән балалар үзләре эшли.
Проектның максаты – кырымтатар телендә мультфильмнарны, укытучылар, әни-әтиләр өчен укыту белән бәйле сылтамаларны бер урында туплау. “Козь айдын” үзәгенең җитәкчесе Зарема Хайрединова әйтүенчә, түгәрәктә кырымтатар балалар шигырьләре нигезендә китапларны тавышландыру проектын да башларга җыеналар икән.
Мультфильмнарны түгәрәккә йөргән 7-14 яшьлек балалар үзләре ясый һәм тавышландыра. Бү түгәрәк Акмәчеттәге балалар иҗат йортында эшләп килә. YouTube'ка урнаштырылган мультфильмнар төрле елларда эшләнгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Казан шәһәр филармониясе заманча «Көлсылу» күрсәтте Казан шәһәр филармониясе артистлары балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Шушы көннәрдә Евгений Шварцның «Көлсылу» («Золушка») мюзиклы тәкъдим ителде.
-
VIII тур җиңүчеләре Сәлам, дуслар! Бик тиздән “Зирәкләр һәм тапкырлар клубы”ның быелгы җиңүчеләре ачыкланачак. Тагын бер тур гына калып бара. Ә хәзергә сигезенче турга йомгак ясыйбыз.
-
Виртуаль дөньяда сак бул! Интернетта утыручы балалар өчен киңәшләр