Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы ник "татарча сөйләшмим" ди? /видео/

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина кызы Сәфинәне: “Татарча берәр нәрсә сөйлә әле, кызым”, дип озак кына үгетләгәннән соң, сабый аңа: “Татарча бөтен кеше аңламый, шуңа мин күбрәк русча сөйләшәм”, – дип җавап биргән.

Кызы рус теленә күчкәндә, Дилә “аңаламыйм бит кызым” дип тә әйтеп карый икән. Ләкин бала барыбер, Пушкин телендә сукаларга омтыла ди. Әни кеше моны балалар бакчасында күбрәк русча сөйләшү белән аңлата. Әмма алай да җырчы бирешми. “Бала ни генә булса да туган телен белергә тиеш!” дигән фикерне алга сөрә.
Яшерен-батырын түгел, күп кенә танылган йолдызлар, артистлар балалары белән рус телендә сөйләшергә тырыша. Шулай итеп, үзләре дә сизмәстән, баланы туган телдән биздерә. Ә Дилә Нигъмәтуллинаның мондый тырышлыгына “Афәрин!” диясе килә.
[embed]https://www.instagram.com/p/BQoCZjylImG/?r=wa1[/embed]
Зилә Җәләлиева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.