Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Илдар Хәкимовның Кыш бабайга ышанмавында укытучы гаепле

Илдар ХӘКИМОВ: "Беренче сыйныфта укыганда булды бугай бу хәл. Яңа ел кичәсе бара. Без - балалар Кыш бабайны чакырып китердек. Хәзер бит инде чыршыны кабызырга кирәк. Ә аның өчен ул өч тапкыр таягы бел...

Илдар ХӘКИМОВ: "Беренче сыйныфта укыганда булды бугай бу хәл. Яңа ел кичәсе бара. Без - балалар Кыш бабайны чакырып китердек. Хәзер бит инде чыршыны кабызырга кирәк. Ә аның өчен ул өч тапкыр таягы белән идәнгә сугып куярга тиеш. Кыш бабай өч тапкыр идәнгә дөбердәтеп алды. Ләкин шул вакыт күз кырые белән генә физкультура укытучысының чыршыны ничек итеп кабызганын күреп калдым. Һәм шул вакыйгадан соң, Кыш бабайга ышанудан туктадым."

Нәзилә ХУҖИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев