Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Ильвинаның кызы алфавитны клавиатурага карап өйрәнгән

– Раяна ниндирәк бала?– Бик аралашучан, мөстәкыйль. Аның белән түгәрәкләргә дә күп йөрдек. Мин гастрольләргә киткәндә еламыйча әни белән кала иде. Әнием бик нечкә психолог. Раяна ничектер бик укырга д...

– Раяна ниндирәк бала?


– Бик аралашучан, мөстәкыйль. Аның белән түгәрәкләргә дә күп йөрдек. Мин гастрольләргә киткәндә еламыйча әни белән кала иде. Әнием бик нечкә психолог. Раяна ничектер бик укырга да яратмады ул. Китап тотып утырмады дип әйтүем. Хәзер бөтен балалар да компьютерда, гаджетларда утыра бит. Раянаны әни компьютерның клавиатурасындагы хәрефләргә басып алфавитны өйрәтте. Хәзер хәрефләрне кушып, әзрәк укый ала. Инглиз телендә аралаша белә.
– Вокал буенча да шөгыльләнә башлагансыз. Киләчәктә Раянаның җырчы булуын теләр идеңме?
– Вокалга үзе өчен генә йөри. Җырчы булуын теләмим. Башка профессия кешесе итеп күрәсем килә. Мәсәлән, архитектор. Җырчы булу – төгәл профессия түгел. Стабиль түгел ул. “Сезонный” эш. Ул бик күп вакытны таләп итә. Җырчының режимы юк. Әгәр дә ул үзенә шушы өлкәне сайласа, әлбәттә, каршы килмәячәкмен.
 
Чыганак: "Акчарлак" газетасы
 
3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев