Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Иркә: “Балаларны почмакка бастырырга да жәллим”

Ә сез аны усал дип уйлый идегезме?Килешәсездер, җырчы Иркә сәхнәдә бераз усалрак, горур, кырыс булып күренә. Бу сыйфаты балалар тәрбияләгәндә чагылыш таба микән? Гомумән, нинди әни ул кызларына? Бу ха...

Ә сез аны усал дип уйлый идегезме?
Килешәсездер, җырчы Иркә сәхнәдә бераз усалрак, горур, кырыс булып күренә. Бу сыйфаты балалар тәрбияләгәндә чагылыш таба микән? Гомумән, нинди әни ул кызларына? Бу хакта җырчының үзеннән сораштык.

– Сәхнә образым усал булса да, мин өйдә шундый ук була алмадым. Балаларга йомшак әни. Кул күтәрү турында сүз дә була алмый. Хәтта почмакка бастырырга да жәллим аларны. Җәза бирәсе килми. Матур итеп аңлатырга тырышам. Ләкин уртанчы кызыбыз Әминәгә аңлату эшләре бераз авыррак бара. Ул безнең үз сүзлерәк.
Кызларыма әти-әнием кебек тәрбия бирәсем килә. Мин гастрольләрдә вакытта балалар алар белән авылда кала. Яннарына кайтып киткәндә, балалар шундый акылланган була. Вакытында ятып йоклыйлар. Бөтен әйбер тәртип. Мин кайткач, тагын бераз йомшап китәләр. Олы кызымны үземә генә үстерергә туры килгәнгәме, күз карашымнан да куркып тора иде. Җырчылар: “Усал син!” – дип әйтәләр иде. Аның каравы, хәзер уңай нәтиҗәләрен күрәм. Олылар сөйләшкәндә кеше сүзенә кысылмый, акыллы, әйбәт укый. Иң яратмаган әйберем: кибеттә балаларның кычкырып әти-әнисеннән нәрсәдер сорап йөрүләре һәм кирәкмәгән вакытта килеп кысылулары. Минекеләр андый түгел, Аллага шөкер. Без үзебез үскәндә дә, беркайчан да олылар янына чыгып утырып, аларның сөйләшкәнен тыңлап утырмадык. Әти-әнинең проблемаларын да белмәдек. Бу бик дөрес тәрбия булгандыр дип уйлыйм.
Ирем Артур әлегә Себердә эшли. Өй айга бер генә кайта. Әтиләре миңа караганда кырысрак булса да, хәзер сирәгрәк күрешкәч, ул да усаллык күрсәтә алмый. Иң мөһиме: кызларыбыз татар җанлы, тәрбияле, итәгатьле булып үссеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев