Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы кызлары кайсы бассейнга йөри, кайсы клипта төшә, кайсы Венера Ганиева җырларын ярата...

"Җырчы әниләр кызлары  белән"  дигән проектта 7 җырчынының балаларын күзәтеп чыгарга булдык.Ләйсән ГыймаеваБыел Ләйсәннең олы кызы Таңсылу 4 сыйныфны бары “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган. Музыка мәк...


"Җырчы әниләр кызлары  белән"  дигән проектта 7 җырчынының балаларын күзәтеп чыгарга булдык.


3.jpg


Ләйсән Гыймаева
Быел Ләйсәннең олы кызы Таңсылу 4 сыйныфны бары “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган. Музыка мәктәбендә вокал белән шөгыльләнә. Шулай ук бию белән дә мавыга. Быел “Мини-Мисс Татарстан-2016” конкурсында Таңсылу “1-ая принцесса Татарстана” титулына, ә кечкенә кызлары Зифа “Звёздочка” номинациясенә ия булган. Зифага 6 яшь.

7.jpg


Дилә Нигъмәтуллина
Диләнең кызы Сәфинәгә 4 яшь тулган. Рәсем ясарга ярата. Әти-әнисен, балаларны, күбәләкләр, хайваннарны ясау аеруча ошый ди. Чәче бик көдрә һәм куе булганлыктан, чәчен тараганда елый икән. Кызның теле 10 айда ук ачылган. 2 яшьлек вакытында шигырьләр сөйли башлаган. Хәзер ул инглиз телен өйрәнә. Йөзәргә ярата. Көзгә Сәфинә бассейнга, шулай ук гимнастикага да йөрергә тели.

4.jpg


Гүзәл Уразова
Гүзәл Уразованың олы кызы Элларига 1 июль көнне 12 яшь тулды. 5 сыйныфны тәмамлаган. Вокал, бию һәм йөзү белән шөгыльләнә. Ялгыз йөзү буенча беренче урыннарны яулаган. Әнисе белән сәхнәдә җырларга ярата. Бертуган сеңлесе Камилә белән энесе Самирны карауда ярдәм итә. Камиләгә быел август аенда 4 яшь тула. Камилә компьютер, планшет белән дус. Теләсә кайсы чәчәкне танып алып, исемен әйтеп бирергә мөмкин. Артистлык сәләте бик көчле. Балалар бакчасындагы бер бәйрәм дә Камиләдән башка узмый икән.

1.jpg


Ландыш Нигъмәтҗанова
Ландышның кызы Ләйләгә 2 яшь. Йөз-кыяфәте белән әтисе Фәрит Таишевка бик охшаган. Теле бер яшьтә үк ачылган. Балалар бакчасына йөри. Җырлый, бии. Үзсүзле, әмма әти-әнисен тыңлый торган бала. Матур киемнәр кияргә ярата. Чәчен үргәнне җене сөйми. 11 айдан бирле үзенең бүлмәсендә әти-әнисеннән башка гына йоклый.

8.jpg


Альбина Апанаева
Альбина кызына үзенчәлекле исем кушкан. Миралиягә быел май аенда 3 яшь тулган. Бик актив бала. Бии, җырлый, уйный, рәсемнәр ясый. Песиләр ярата. Өйләрендәге балыкларны ашата. “Син минем матур кызым” җырын әнисе белән бергә сәхнәдә җырларга тели. Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә белән бик дуслар.

6.jpg


Гөлназ Солтанова
Гөлназ Солтанованың кызы Амелия 5 сыйныфны тәмамлаган. Вокал һәм бию белән шөгыльләнә. Бертуган энеләре – Җәүдәт белән Робертны үлеп ярата. Киләчәктә актриса, җырчы булырга хыяллана. Ашарга пешергәли, дөрес әлегә өйрәнеп кенә килә. Ачу сакламый. Азалия Зиннәт, Венера Ганиева җырларын яратып тыңлый.

2.jpg


Иркә
Җырчы Иркә кызларын кешегә бик күрсәтми. Баксаң, ире Артур белән продюсеры рөхсәт итми икән. Шулай да “Инстаграм”да Айсылуның видеолары бар. Ул әнисенең клибында төшкән. Әнисенә ике тамчы су кебек охшаган.
Эльза ГАЗИЗОВА
Чыганак: "Акчарлак" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев