Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Чечнядан кайтты

13-14 май көннәрендә Грозныйда Чечня Республикасының беренче президенты Әхмәт Хаҗи Кадыров истәлегенә багышланган машина ярышы узды. Әлеге ярышта җырчы Салават Фәтхетдиновның 14 яшьлек улы Рөстәм дә к...

13-14 май көннәрендә Грозныйда Чечня Республикасының беренче президенты Әхмәт Хаҗи Кадыров истәлегенә багышланган машина ярышы узды. Әлеге ярышта җырчы Салават Фәтхетдиновның 14 яшьлек улы Рөстәм дә катнашты. Хис-кичерешләре турында егет болай дип сөйләде:

– Кичә Чечня республикасының Грозный шәһәрендә машина ярышларының беренче этабы төгәлләнде. Бу этап уңышлы тәмамланды дип әйтмим, ләкин начар дип тә булмый. Ике узышта да 11 уенчы арасында бишенче булып килдем. Дөресен әйтергә кирәк, ралли кросстан соң боҗрага күчү җиңел түгел. Кызганыч, машина да уңайсыз хәлдә калдырды. Ләкин бөтен гаепне аңа сылтап калдыру килешми. Үз өстеңдә эшләргә, тәҗрибә тупларга, техниканы тагын да яхшырак әзерләргә кирәк. Ә соңыннан көндәшләргә җитди конкуренция ясарга да була, – ди Рөстәм Фәтхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев