Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырларда җырланган Зәңгәр күл безнең Татарстанда урнашкан

Казан белән янәшәдәге бу күлгә һәркем соклана. Ул үзе зур да түгел, бер квадрат километрдан кимрәк мәйданны алып тора. Зәңгәр күл Казан елгасыннан ерак түгел генә урнашкан.Зәңгәр күлнең төбендә ике уп...

Казан белән янәшәдәге бу күлгә һәркем соклана. Ул үзе зур да түгел, бер квадрат километрдан кимрәк мәйданны алып тора. Зәңгәр күл Казан елгасыннан ерак түгел генә урнашкан.
Зәңгәр күлнең төбендә ике упкын бар. Кече упкын дип йөртелгәненең тирәнлеге – 6 метрга, Зур упкынныкы 15 метрга җитә. Күлнең суы гаять чиста.

Күлнең исеме җисеменә туры килә. Аның ак төстәге гипс ярлары, шундагы яшел суүсемнәр, зәңгәр күк чагылышы күл суына нәкү шундый төс бирә.
Зәңгәр күлнең суы химик тозларга бик бай. Зур упкыннан алынган суның анализы бер литрда 2500 миллиграмм шундый тозлар булуын күрсәтә.
Күл суының температурасы да үзенчәлекле. Аеруча Зур упкын тирәсендәге су өсте беркайчан да боз белән капланмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев