Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырлы бүләк

Бүген Казан шәһәре КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Сабантуй» журналының «Алма» музыкаль төркеме үзләренең беренче концертын куйды.

Бәйрәм – «Сабантуй» журналы игълан иткән «Сабантуй»ның 100 дусты» бәйгесендә җиңү яулаган гимназия укучыларына музыкаль  күчтәнәч. 2025 елның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләре буенча 2 нче гимназиягә ай саен 220 данә «Сабантуй» журналы килә. Шулай ук гимназия  «Сабантуй дусты» дигән кубокка да лаек булды. Тулы сыйныф белән журналны алдыручы сыйныфларга редакция коллективы исеменнән истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хаты да тапшырылды. 
«Язгы каникул алдыннан шәп тамаша булды! Балаларга да, укытучыларга да ошады. Журналны яратып алдырабыз, укучылар ай саен көтеп ала, бәйгеләрдә актив катнашалар, үзләре дә иҗат эшләрен басмага җибәрәләр. «Cабантуй» журналы белəн дуслыгыбыз нык булсын! Иҗади уңышлар сезгә!» – дигән теләкләрен җиткерде 2 нче гимназиянең педагог-китапханәчесе Раушания Байрашева. 
«Алма» төркеме чыгышларын тамашачылар да җылы кабул итте. Дәртле, заманча эшләнелгән җырларга кушылып җырладылар, биеделәр. Афәрин, 2 нче гимназия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев