Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Юбилей белән котлап...

Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. “Сабантуй” журналы редакциясе исеменнән без дә гимназияне күркәм бәйрәме белән котлап, Рәхмәт хаты тапшырдык. Редакциядә нәшер ителгән басмаларыбызны бүләк иттек.

Бүгенге көндә 15 нче татар гимназиясе – һәрьяклап үрнәк булырлык белем учагы. Гимназиядә булган очрашулар вакытында да, укучыларның һәм укытучыларның бердәм гаилә икәнлеге сизелә. Фәнит Харисов җитәкләгән гимназия укучыларының сәләтләре төрле бәйгеләрдә югары бәяләнә. Аларның иҗат эшләре даими рәвештә “Сабантуй”  журналы битләрендә урын ала.

Татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклауда, укучыларны татар мохитендә милли рухта тәрбияләүдә, татар матбугатына укучыларда зур кызыксыну уятуда, “Сабантуй”  журналына даими язылуда  гимназия актив эш алып бара. Алга таба да үсеп килүче буынны тәрбияләүдә бердәм хезмәттәшлек итәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев