Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Югалган Асылъяр табылган?

2006-нчы елда төшерелгән "Яланаяклы кыз" фильмын бар татар дөньясы егылып карады. Карамаслык та түгел, җырчы АсылъЯр уйнаган төп герой Дилбәрнең язмышы, чыннан да, аянычлы. Шул рольдән соң АсыльЯрның...

2006-нчы елда төшерелгән "Яланаяклы кыз" фильмын бар татар дөньясы егылып карады. Карамаслык та түгел, җырчы АсылъЯр уйнаган төп герой Дилбәрнең язмышы, чыннан да, аянычлы. Шул рольдән соң АсыльЯрның үзенең дә популярлыгы артты.

Озак та үтмичә 2008-нче елда узган "Евровидение” бәйгесенең сайлап алу турында АсылъЯр бәйгенең тарихында беренче тапкыр татар җыры белән чыгыш ясаган иде. Тик шуннан озак та үтмәде, ни кызганыч, җырчы кыз сәхнәдән юкка чыкты.
Ничә ел аның турында татар эстрадасында яңалыклар булмады. Һәм, ниһаять, тамашачы Асылъярны "Татар моңы" һәм "Мең рәхмәт" фестивальләрендә күрү бәхетенә иреште! Җырчы яңадан зур сәхнәгә кайту турында уйлый булса кирәк.
Асылъяр катнашындагы концертлардан өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев