Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Йөзүчеләр ярыша

15 августта Казанда синхрон йөзү буенча “Казан утлары”ның яңа ярышлары үткәрелә.

15 августта Казанда синхрон йөзү буенча “Казан утлары”ның яңа ярышлары үткәрелә. Ярышларда Татарстан, Удмуртия һәм  Донбасстан 13-15 яшьлек 70тән артык спортчы катнаша. Әлеге спорт төре белән кызыксынучылар елдан-ел арта. Синхрон йөзү белән шөгыльләнү өчен шартлар да тудырылган. Татарстанда 680 спорт мәктәбендә меңләп бала синхрон йөзү белән шөгыльләнә. Соңгы елларда 60 лап спорт мастеры, 100 ләп спорт мастерына кандидатлар тәрбияләнгән. “Казан утлары” турнирында катнашучылар белән биш тапкыр олимпия чемпионы, 21 тапкыр дөнья чемпионы, 10 тапкыр Европа чемпионы булган Светлана Ромашина да күрешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев