Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Йөрәгеңә колак сал!

6 июль – кардиологлар көне

6 июль – кардиологлар көне

Кардиологлар әйтүенчә: йөрәккә файда китерсен өчен, азык файдалы матдәләргә бай булырга тиеш. Йөрәккә һәрдаим витаминнар һәм минераль матдәләр кирәк. Алар җитеп бетмәсә, матдәләр алмашы бозыла һәм йөрәк авырулары килеп чыгу мөмкинлеге арта. Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә холестирин күләме арта. Моны булдырмас өчен, сиңа омега майлары һәм селен микроэлементлары тоткан азык- төлек ашарга кирәк.



Сиңа йөрәгеңне һәм кан әйләнеше системаңны ныгытуда физик күнегүләр ясау ярдәм итәр. Йөрәгеңә якынын сайла: йөгерү, теннис, фитнес белән шөгылләнү яки гимнастика. Үз алдыңа башкарып чыга алмаслык бурычлар гына куйма. Йөрәк эшләвен ныгыту өчен су процедуралары бик файдалы,мәсәлән аквааэробика. Спортка вакытың юк икән инде, бары тик ешрак җәяү йөрергә тырыш.

 



Йөрәк өчен бик файдалы дип А, Е витаминнары һәм КАЛИЙ, МАГНИЙ, ЙОД, СЕЛЕН микроэлементлары санала. Тагын йөрәгебезгә балан бик кирәк икән. Йорәкнең нормаль эшләвенә күрәгә, инжир яхшы тәэсир итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев