“Зарница” балалар фәнни-күңел ачу үзәгендә ТР Дәүләт Советының күчмә утырышы үткәрелде


13 сентябрьдә “Казан-Арена” стадионындагы “Зарница” балалар фәнни-күңел ачу үзәгендә ТР Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча Комитетының күчмә утырышы оештырылды.
“Зарница” балалар фәнни-күңел ачу үзәге – ул 5 яшьтән алып 14 яшьлек балалар арасында акыл, аң үстерә торган хезмәтләр тәкъдим итү өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыра торган комплекс. Проект авторлары билгеләп үткәнчә, мондый форматтагы әлеге проект Россиядә бердән-бер.
3 мең кв. метр мәйдандагы үзәктә балалар технопаркы урнашкан. Ул үзе “Космодром”, “Фән шәһәре”, “Куркынычсыз шәһәр”, “Сәнгать”, “Талантлар академиясе”, “Осталар шәһәре”, “Ватанны саклаучы” дигән аерым җиде тематик мәйданчыкка бүленгән. Станцияләрдә балалар тәҗрибәле остазлар белән бергә уен формасында төрле төрдәге һөнәр нигезләре белән танышалар, кирәкле белемнәр туплыйлар. Биредә алар үзләрен төзүче, инженер, машина йөртүче, биотехнолог, галим, капитан, очучы итеп сыный алалар.
Мәгълүмат magarif-uku.ru сайтыннан
Фото http://c-zarnitza.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Казан шәһәр филармониясе заманча «Көлсылу» күрсәтте Казан шәһәр филармониясе артистлары балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Шушы көннәрдә Евгений Шварцның «Көлсылу» («Золушка») мюзиклы тәкъдим ителде.
-
VIII тур җиңүчеләре Сәлам, дуслар! Бик тиздән “Зирәкләр һәм тапкырлар клубы”ның быелгы җиңүчеләре ачыкланачак. Тагын бер тур гына калып бара. Ә хәзергә сигезенче турга йомгак ясыйбыз.
-
Виртуаль дөньяда сак бул! Интернетта утыручы балалар өчен киңәшләр