Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзебезнең даһи

Биология белән 10 нчы сыйныфта гына кызыксына башласа да, Никита Алкин бер ел эчендә дөньякүләм танылу алган - Даниядә үткән халыкара олимпиадада, 63 илдән килгән 240 катнашучыны җиңеп, алтын медаль я...

Биология белән 10 нчы сыйныфта гына кызыксына башласа да, Никита Алкин бер ел эчендә дөньякүләм танылу алган - Даниядә үткән халыкара олимпиадада, 63 илдән килгән 240 катнашучыны җиңеп, алтын медаль яулаган. Казан консерваториясе каршындагы музыка мәктәбендә укучы үсмер скрипкада да бик шәп уйный, төрле халыкара фестивальләрдә дә даими катнаша. Биология укытучысы Светлана Клочкова әйтүенчә, даһилыкка ирешү юлының 90 проценты - бик тырышып эшләү һәм укуга, 10 проценты гына талантка бәйле. Никита искиткеч күп китап укыган, чит илдәге биологик әдәбиятны күзәтеп барыр өчен, аңа инглизчәсен камилләштерергә туры килгән. Бүген ул Мәскәү дәүләт университетының биология факультетында белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев