Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Зилә Хөснетдинова белән “Йолдызлы” экскурсия

Тукай музеена "йолдызлы экскурсия"гә билет отасың киләме?

Кети-кети уйнарга яратучы Шүрәле, зирәк Былтыр, алтын тарагы белән чәчләрен тараучы Су анасы, бәхет эзләп, сәфәргә чыгып киткән Кәҗә белән Сарык... Болар барысы да – сиңа бик таныш әкият геройлары, шулаймы? Ул әкиятләрне синең кебек малайлар һәм кызлар өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукай язган. Шагыйрь бу әсәрләрне кайчан һәм ничек иҗат иткән? Ул үзе бала чагында нинди китаплар укырга яраткан?

Боларның барысы турында да 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының баш мөхәррире Зилә Зиннур кызы Хөснетдинова сөйләячәк. “Йолдызлы экскурсия” форматындагы очрашу Казанда, Габдулла Тукай әдәби музеенда үтәчәк.

Музей кунаклары Габдулла Тукай яшәгән чорга сәяхәт итәр, аның шәхси әйберләрен, кулъязмаларын күрер, шәкерт өстәленә утырып карар, Болгар кунакханәсендәге борынгы телефоннан сөйләшер! Музейда татар телендә сөйләшүче робот һәм Тукай әсәрләрен дөньяның теләсә кайсы телендә укырга мөмкинлек бирүче интерактив китап та бар.

Музейга нибары 4 бала гына чакырылачак. Аларны инстаграмда @salavatkupere, @sabantuy_journal, @muztukay аккаунтларына язылучылар арасыннан очраклы рәвештә сайлап алачакбыз. Тукай музеена билет уйнату 29 май көнне сәгать 15:00 дә @salavatkupere һәм @sabantuy_journal аккаунтларының туры эфирында узачак. Калган катнашучылар 1 июнь көнне онлайн экскурсияне күзәтә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев