Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсендә зур шатлык! /фотолар/

- Безнең гаиләдә тагын бер зур шатлык! Илһам улым белән киленебез Рушананың малае, безнең онык дөньяга килде! Өйдә түзеп ята алмадык, бала табу йортында бардык, күрдек, шатландык! – ди Җәвит Шакиров....

- Безнең гаиләдә тагын бер зур шатлык! Илһам улым белән киленебез Рушананың малае, безнең онык дөньяга килде! Өйдә түзеп ята алмадык, бала табу йортында бардык, күрдек, шатландык! – ди Җәвит Шакиров. – Аңлатып бетерә алмый торган хисләр. Моннан биш ел элек беренче оныгыбыз Самира дөньяга килгәндә нинди шатлыклы хисләр кичерсәк, бүген дә шулай куанабыз. Балалар оныкка Сәид дип исем кушарга уйлаган. Кемнәр әле мондый матур хисләрне кичермәгән, аларга бала сөяргә язсын Ходай! Гаилә, туганнар бәйрәме бит бу! Инстаграм, ватсапп аша артистлардан бик котлаулар алабыз. Телефон тынып та тормый. Алтын канатлы, бәхетле сабый булып үссен! Ризыгы киң булсын! Оныкларның туйларын да күрергә язсын, кече улыбыз Искәндәрне дә өйләндереп, татар килене насыйп булсын дип телибез!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев