II тур җиңүчеләре

Сәлам, дуслар! “Зирәкләр һәм тапкырлар” клубына бу юлы бик күп хатлар язгансыз. Катнашуыгыз, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Алдагы турда сездән тагын да күбрәк җаваплар көтеп калам! Журналыбызны бик акыллы, зирәк малайлар-кызлар укый икән, дип сөендем. Ләкин кайберәүләргә II турның икенче биреме авыррак тоелган, ахры. Күпләр шунда хата җибәргән. Ә дөрес җаваплар мондый:
1 бирем. Имәнгә 201 яшь.
2 бирем.
2
5 8 6
3 1 4
7
3 бирем.
Дөрес җавап җибәрүчеләр түбәндәгеләр:
Казанның 27 нче гимназиясе укучысы Ильдана Исмагилова, Саба районы Мичән төп мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Язгөл Яруллина, Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбенең “Кызыклы грамматика” түгәрәге әгъзалары, С.К. Гиматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы Латыпов Йосыф, Кукмара районы Березняк мәктәбенең 3 нче класс укучылары, Мамадыш районы Яңа Комазан авылыннан Диләрә, Искәндәр, Әминә Зиннуровлар Һәм Салихов фамилияле егет (икенче юлы исемеңне, кайсы районнан, мәктәптән булуыңны да язарга онытма, яме!) – алтышар балл,
Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Нәфисә Имамиева, Башкортостан республикасы Кушнаренко районы Калтай авылыннан Зифа Нуриева, Бураково урта мәктәбенең Көек авылындагы филиалының 6 нчы сыйныф укычысы Рияз Садретдинов һәм Субаш-Аты башлангыч мәктәбе укучылары дүртәр балл җыйдылар.
Котлыйм! Алга таба да уңышлар телим һәм хатлар көтеп калам!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк.
-
Социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары Социаль челтәрләрдән файдаланучылар көненә уртача өч сәгать вакытларын экран каршында үткәрә. Моның уңай һәм тискәре якларын бергәләп ачыклыйк.