III тур җиңүчеләре

Тиздән журнал укучыларыбыз арасында иң зирәк һәм тапкыр сыйныфны билгеләп булачак. ЗТКда аерым-аерым түгел, ә сыйныфлары белән катнашучы малайлар-кызлар арта. Бу юлы да андыйлар шактый.
Җиңүчеләрне игълан иткәнче, дөрес җавапларга тукталыйк. Беренче биремгә дөрес җавапны фотода күрәсез. Икенче биремгә – 9341, ә өченчесенә – «95138724» дип җавап бирергә кирәк иде.
Бөтен сорауларга да дөрес җавап бирүчеләр күп түгел. Алтышар балл җыйган укучылар – Мамадыш районы Яңа Комазан авылыннан Диләрә, Искәндәр, Әминә Зиннуровлар; Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбенең “Кызыклы грамматика” түгәрәге әгъзалары; Арча районы Субаш-Аты банлангыч мәктәбе; Бураково урта мәктәбенең Көек авылындагы филиалы укычысы Рияз Садретдинов. Саба районы Мичән төп мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Язгөл Яруллина – 5 балл, Башкортстанның Кушнаренко районы Калтай авылыннан Зифа Нуриева 4,5 балл җыйды. Ә менә Саба районы Югары Симет урта мәктәбе укучысы Нәфисә Имамиева һәм Кукмара районы Березняк мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчәр балл белән калды.
Алдагы турларда барыгызга да уңышлар телим!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Безнең заман геройлары» «Яшь гвардия» иҗтимагый хәрәкте эшчәнлеге
-
Иң зирәкләр - Азнакайда һәм Сабада КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Шаурма Тәмле булсын!