Ике түгәрәккә дә йөрүчеләр ничә?

Сәлам, дуслар! Сез яхшы әдәбиятчылар гына түгел, математика белгечләре дә икән! Алдагы биремнең җавабы – 81 квадрат сантиметр. Һәм безнең дөрес җавап бирүчебез бар! Рузәл, үзең кебек тапкыр, зирәк дусларыңны җыя тор. ЗТКда шәп яңалык көтелә! Бу хакта соңрак хәбәр итәрмен. Әлегә минем биремнәрне үтәп барырга тырышыгыз. Бер генә яңалыкны да игътибарсыз калдырмагыз!
Шулай итеп, бүгенге бирем мондый. Сыйныфта 35 укучы белем ала. Аларның 20се – математика түгәрәгенә, 11е – спорт түгәрәгенә йөри, ә 10ысы бер түгәрәккә дә йөрми. Ике түгәрәккә дә йөрүчеләр ничә?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры. Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.