Логотип Журнал Сабантуй
ЗТК

Кем ул байер?

Борын-борын заманда, кешеләр арасында хезмәт бүленеше булмаган вакытта, һөнәрләр дә булмаган...

Сәлам, дуслар! Борын-борын заманда, кешеләр арасында хезмәт бүленеше булмаган вакытта, һөнәрләр дә булмаган. Һәр кеше үзенә кирәкне үзе башкарган. Тора-бара кемдер – балык тотуда, икенче берәүләр – ауда, өченчеләр – тегүдә, дүртенчеләр башкаларны дәвалауда остарып киткән. Кешеләр хезмәт җимешләре белән алыша башлаганнар. Шул рәвешле һөнәрләр барлыкка килгән. Бүген дөньяда 40 меңнән артык һөнәр исәпләнә. Аларның берсе – ихтиолог турындагы соравыма дөрес җавап биргәнсез, Чыннан да, ихтиолог – балыкларны, аларның төзелешен, үрчүен, тормыш алып бару рәвешен өйрәнүче белгеч.

Ә байерның кем икәнен беләсезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Байер - мода индустриясендә тенденцияләр һәм инновацияләр буенча белгеч. Аның бурычы - клиентларга максималь ихтыяҗ булган әйберләрне сайлау, ваклап сату кибетләре өчен коллекцияләр булдыру. Рузәл Хасаншин