Шигырь укырга яратасызмы?

Сәлам, дуслар! Әдәбиятны яхшы беләсез икән, афәрин! Алдагы сорауда китерелгән өзек, чыннан да, Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повестеннан иде.

Ә шигырь укырга яратасызмы? Мин сезгә бер өзек китерәм, сез аның нинди шигырьдән булуын һәм авторын язып җибәрегез. Сер итеп кенә әйтәм, бу шигырь “Сабантуй” журналының май санында басылачак. Өзек мондый:

“...Бәйрәм саен аларга

Чәчәк бүләк итәсең.

Исәнләшеп үтәсең,

Ишек ачып кертәсең,

Хәтта портфельләрен дә

Күтәрешеп йөртәсең...”

 

Йә, кайсыгыз җитезрәк?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 28 апрель 2020 - 14:40
    Резеда1104
    ЮККА МАЛАЙ БУЛГАНМЫН! Роберт Миңнуллин
  • 28 апрель 2020 - 11:17
    Iskander
    Роберт абый Миңнуллин шигыре "Юкка малай булганмын!"