VII тур җиңүчеләре

 

Сәлам, дуслар! “Зирәкләр һәм тапкырлар клубы”ның VII турына йомгак ясыйбыз. Гадәттәгечә, иң элек дөрес җаваплар белән таныштырам.

Беренче биремнең җавабы – рәсемдә.

Икенче биремдә болайрак фикер йөртергә кирәк иде. Язуларның берсе дә дөреслеккә туры килмәгәч, өченче банкада кура җиләге дә, җир җиләге дә була алмый. Димәк, анда – карлыган кайнатмасы. Димәк, кура җиләге һәм җир җиләге кайнатмалары – беренче ике банкада. Язулар дөрес булмагач, “җир җиләге” дип язылганында – кура җиләге кайнатмасы.

Өченче биремнең дөрес җавабы – 20 өчпочмак.

Инде дөрес җавап бирүчеләргә күчик. Барлык биремнәрне үтәп, 6 балл туплаучылар – Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбенең “Кызыклы грамматика” түгәрәге әгъзалары, Саба районы Мичән төп мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Язгөл Яруллина, Мамадыш районы Яңа Комазан авылыннан Диләрә, Искәндәр, Әминә Зиннуровлар. Ә менә Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Нәфисә Имамиева һәм Субаш-Аты башлангыч мәктәбе укучылары 3 әр балл туплады. Спас районы Бураково урта мәктәбенең Көек авылындагы филиалының 6 нчы сыйныф укучысы Рияз Садретдинов исә 2 балл җыйды.

Барыгызны да котлыйм! Алга таба да уңышлар телим!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: