Логотип Журнал Сабантуй
ЗТК

VIII тур җиңүчеләре

Сәлам, дуслар! Бик тиздән “Зирәкләр һәм тапкырлар клубы”ның быелгы җиңүчеләре ачыкланачак. Тагын бер тур гына калып бара. Ә хәзергә сигезенче турга йомгак ясыйбыз.

Сәлам, дуслар! Бик тиздән “Зирәкләр һәм тапкырлар клубы”ның быелгы җиңүчеләре ачыкланачак. Тагын бер тур гына калып бара. Ә хәзергә сигезенче турга йомгак ясыйбыз. Гадәттәгечә, иң элек дөрес җаваплар белән таныштырам.

Беренче биремнең җавабы мондый: сатып алганда – кара, кулланганда – кызыл, ташлаганда соры булган әйбер – ул күмер.

Икенче биремдә автомобиль кую урынының рәсемен әйләндереп карарга кирәк иде. Бик күпләр шулай эшләгән дә! Шуңа күрә кызыл автомобиль торган урынның “87” булуын тиз ачыклаганнар.

Биремнәрне чишкәндә мантыйкны эшкә җигәргә кушкан идем. Кайберәүләр бу хакта онытып җибәргән. Өченче биремдә 25 шәмне биш көнгә бүлгәннәр дә 5 дип җавап язганнар. Ә бит шушы биш шәм калдыгыннан тагын бер шәм ясап була. Димәк, дөрес җавап – 6 төнгә җитәчәк.

Ә хәзер балларны саныйк! Бу турда Субаш-Аты башлангыч мәктәбе укучылары, Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбенең “Кызыклы грамматика” түгәрәге әгъзалары, Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Нәфисә Имамиева, Саба районы Мичән төп мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Язгөл Яруллина алтышар балл туплады. Мамадыш районы Яңа Комазан авылыннан Диләрә, Искәндәр, Әминә Зиннуровлар, Спас районы Бураково урта мәктәбе Көек авылындагы филиалының 6 нчы сыйныф укучысы Рияз Садретдинов дүртәр балл җыйды. Кукмара районы Березняк мәктәбенең 3 нче класс укучыларына 1 балл бирелде.

Барлык катнашучыларга рәхмәтемне җиткерәм һәм уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев