Логотип Журнал Сабантуй

Журнал тарихы

1923 ел. Ялкынлы комсомол җитәкчесе Шәһит Шаммазов Казандагы Габдулла Тукай исемендәге балалар йортында татар балаларының беренче пионер отрядын оештырды. Отряд «Яшь пионер» исемле кулъязма газета чыгара башлады.
1924 ел. Әлеге газетаның дәвамы булып, 10 октябрьдә «Яшь ленинчы»ның беренче саны чыкты. Анда: «Газета барлык пионерларга һәм эшче-крестьян балаларына ничек яхшырак эшләргә, ничек берләшергә, ничек пионер сафларына басарга икәнен күрсәтәчәк», – дип яздылар. Беренче хәбәрчеләр арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники бар иде.
“Казан скаутлары белән кискен көрәш вакытында чыккан «Яшь ленинчы» гәзите сыйнфый дошманны бөтенләй тамырыннан алып ташлады. Сыйнфый көрәш эчендә туган «Яшь ленинчы»ны бәйрәме белән тәбрик итәм! Партия, комсомол күтәргән байракны нык сакла!» — дип яза «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасының беренче редакторы Шәһит ШАММАЗОВ үзенең бер язмасында.
1929 ел. Газетаның редакторы вазыйфалары Һава ИЗМАЙЛОВАга йөкләнде.
1930 ел. Газетаның җаваплы секретаре булып Фатих Кәрим эшләде.
1931 ел. Газетаның редакторы – Ләбиб ГЫЙЛЬМИ.
1933 ел. Газета каршында балалар язучысы Абдулла Алиш әдәби түгәрәк оештырды.
1934 ел. Балаларның иң яхшы әдәби әсәрләренә конкурс оештырылды.
Гарәфи Хәсәнов (соңыннан – язучы) һәм Габделхак Галиуллин (соңыннан – профессор) конкурста җиңеп чыкты һәм алар Татарстан язучыларының 1нче съездында чыгыш ясадылар.
1937 ел. Газетаның редакторы итеп Гомәр ХӘБИБУЛЛИН билгеләнде.
1941 ел. Бөек Ватан сугышы башлангач, газета чыгуыннан туктады – 8 июльдә газетаның соңгы саны чыкты. Әмма ул «Пионер бите» исеме белән «Кызыл Татарстан» газетасында яшәвен дәвам итте.
1961 ел. «Яшь ленинчы» сугыштан соң кабат чыга башлады. Аның баш редакторы итеп Венера ИХСАНОВА билгеләнде. Ул үз янына Саимә Ибраһимова, Рәисә Яхина, Илгизәр Сәмигуллина кебек фидакарь җанлы журналистларны туплады. Аларга соңрак Шәех Зәбиров, Нургали Булатов, Хәмзә Зарипов, Мәҗит Вәлиуллин, Әнәс Сәләхетдинов килеп кушылды. Пионерлар «Муса Җәлил», «Ян Юдин», «Николай Зарубин» исемле теплоходлар төзү өчен тимер ватыклары җыйдылар. Операциянең башында «Яшь ленинчы» газетасы торды.
1963 ел. Балалар шагыйре Шәүкәт Галиев укучыларга үз героен – Шәвәлине алып килде.
1974 ел. «Туган ягым – яшел бишек» операциясе үткәрелде. Аның башында күренекле язучы Гомәр Бәширов торды. Газета укучылар «Кырмыска», «Чишмә» операцияләрендә катнашып, табигатькә җан өрделәр.Моның өчен газета Бөтенроссия табигатьне саклау оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
1975 ел. Газета «Сугыш чоры балалары» дигән операция игълан итте.
Редакция сугыш башлангач Латвиянең «Кроте» пионер лагереннан Арча районының Мәңгәр авылына эвакуацияләнгән 400 малай-кызның кайберләрен эзләп тапты.
1977 ел. Газетаның баш редакторы итеп Роза ТУФИТУЛЛОВА билгеләнде.
1977-1986 еллар. Бу елларда коллективта Сәйдә Зыятдинова, Мәгъсум Хәбибуллин, Хәкимҗан Халиков, Госман Садә, Зөлфәт Маликов, Мөдәррис Әгъләмов, Камил Кәримов, Эльс Гаделев, Нияз Акмалов, Вакыйф Нуриев, Фәйрүзә Мөслимова, Фоат Хәмидуллин, Фирая Бәдретдинова, Атлас Гафиятов, Эльмира Шәрифуллина, Рәзинә Исмәгыйлева, рәссам Йосыф Вәлиәхмәтовлар хезмәт итә.
1977 ел. «Яшь ленинчы» призына малайлар арасында спорт ярышлары үткәрелә башлады.
1980 ел. Газета ВЛКСМ Үзәк комитетының «Комсомол даны» елъязмасына кертелде.
1982 ел. Газета Совет Тынычлыкны саклау комитетының Почет Грамотасы белән бүләкләнде.
1986 ел. Газетаның баш мөхәррире итеп Роберт МИҢНУЛЛИН билгеләнде.
1986–1995 еллар. Коллективта Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Хәйдәр Гайнетдинов, Илсөяр Ихсанова, Йолдыз Шәрапова, Рузилә Мөхәммәтова, Алмаз Гыймадиев, Илдар Юзеев, рәссам Зөфәр Хәкимовлар эшли.
1991 ел. Газета «Сабантуй» исеме белән чыга башлады.
1992-1995 еллар. Газета редакциясе Татарстан Язучылар берлегенең балалар иҗаты остаханәсе утырышлары урынына әйләнде. Яшь иҗатчыларга өлкән әдипләр Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Ләбибә Ихсанова, Галимҗан Гыйльманов, Солтан Шәмси һ. б. һәрдаим ярдәм итеп торды. Танылган әдипләргә, артистларга, композиторларга, фән эшлеклеләренә багышланган махсус сәхифәләр чыкты. Балаларның «Сабантуй» битләрендә басылган шигырьләреннән торган «Бәхетле балачак» исемле китап дөнья күрде.
1994 ел. Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен, газета ТР Президенты М. Ш. Шәймиев указы нигезендә ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
1995 ел. «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире итеп Ләлә ГЫЙМАДИЕВА билгеләнә. Бу чорда Ләлә Зәйнуллина, Алмаз Миңнуллин, Тәнзилә Әхмәтова, Резеда Шагапова, Айгөл Шәйхетдинова, фотохәбәрчеләр Максим Богодвид, Ильяс Гыйләҗетдинов, рәссам Светлана Привиналар эшли.
1997 ел. Редакция үз компьютерын булдырды. Бу газета бизәлешен заманча югарылыкка күтәрергә ярдәм итте.
1999 ел. Газета ТР Язучылар берлегенең Алиш исемендәге премиясе белән бүләкләнде.
1999 ел. «ТР халыклары телләре турында ТР Законы»н тормышка ашыру юнәлешендә газетада «Без яшибез татар җирендә, сөйләшәбез татар телендә» дигән махсус кушымталар әзерләнде.
2001 ел. Газета Татарстан Республикасының «Бәллүр каләм-2001» журналистлар конкурсы лауреаты булды.
2004 ел. «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире итеп Айдар ГЫЙМАДИЕВ билгеләнде.
– «Сабантуй» һәрвакыт заман белән янәшә атлады, анда легендар язучылар, журналистлар эшләде, — ди ул. — Отышлы алымнар, традицияләрне югалтмаган хәлдә, бүген дә без аны яңалыкка, укучыны җәлеп итәрдәй үзенчәлекле, мавыктыргыч язмаларга бай итәргә тырышабыз. Бүгенге укучыбыз кемнәндер ярдәм көтеп ятарга түгел, үз акылы белән яшәргә, чынбарлыкны күрә, вакыйгаларның асылына төшенә белергә, кыю булырга, үз телен, үз милләтен яратырга, аны яклый һәм үстерергә тиеш дип саныйбыз.
2004 ел. «Сабантуй» газетасының бизәлеш сыйфаты үсте. Информациягә, эчтәлекле язмаларга, инфографикага күбрәк урын бирелде. Газетада интернет–технологияләр популярлашты.
2005 ел. «Сабантуй» газетасының интернет–сайты дөнья күрде.
2014 ел. «Сабантуй» газетасы яхшы кәгазьдә, яңа форматта айга ике тапкыр чыгучы төсле журналга әверелде.
Бүген журнал битләрендә балалар яраткан шөгыльләре, хыяллары, уй-фикерләре белән уртаклаша; туган телебездә кызыклы шигырьләр, могҗизалы хикәяләр, рәсемле әкиятләр, сканвордлар, комикслар, көлдергечләр белән таныша.

2017 ел. Филиал җитәкчесе-баш мөхәррир булып Илназ Фаис улы Фазуллин билгеләнде.

2018 ел. «Сабантуй» журналы айга бер тапкыр 32 битлек булып чыга башлады.

2020 ел. Баш мөхәррир булып Зилә Зиннур кызы Хөснетдинова билгеләнде. Филиал җитәкчесе - Зиннур Хөснияр.