Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Июль, 2024

05 июля 2024 Июль, 2024

Җәйге каникулларның кыл уртасы. Рәхәтләнеп ял итеп, яраткан «Сабантуй» журналын онытып җибәрмә, дустым. Яңа санда сине шәп язмалар, кызыклы видеолар, мавыктыргыч уеннар көтә. 
Журналның июль санында БРИКС уеннарында катнашырга хыялланучы гимнастика остасы Элана Сабирҗанова белән танышырга мөмкин. 
Бу санда «тәмлетамак» Зәйнәп белән кызыклы өчпочмаклар пешерергә өйрәнеп, «Рәхәт ял» өстәл уенын уйнарга була. 
Ни өчен калмыклар киемнәрен затлы тукымалардан тегәргә, зиннәтле бизәкләр белән бизәргә яраткан? Җавабы – «Милли кием» сәхифәсендә!
Әдәбият сөючеләр «Әбүгалисина» әсәре буенча язылган комиксның дәвамын укый һәм «Балачак әдипләре» сәхифәсендә Лилия Гыйбадуллинаның «Энекәш дигән бәби» хикәясе белән таныша ала. Иҗатчы дусларыбызга танылган язучы Галимҗан Гыйльманов һәм журналист Зөлфия Гыйльметдинованың киңәшләре файдалы булыр. Дәресләрнең видеоларын да карарга онытма!
«Сабантуй»ның юбилеена багышланган «Сабантуй»ның 100 йөзе» сәхифәсендә 1986 нчы елдан башлап 1990 нчы елларга кадәр газетада эшләгән шәхесләр белән танышырга мөмкин. «Канатлы ат», «Гаилә гореф-гадәтләре», «Диреткорга биш сорау» сәхифәләрендә балалар иҗаты урын алды. 
Июль аен «Сабантуй» журналы белән күңелле һәм файдалы итеп үткәрик!