Саннар            
             
            
            
                
            
        
    Ноябрь 2023
 
            
            «Сабантуй» журналының ноябрь саны белән танышабыз!
«Сабантуй» журналының ноябрь санында кызыклы сәхифәләр, уеннар, комикс, сканворд, конкурслар һәм дәресләр. Тышлыкта: Алинә Сәитгалиева. Ул Түбән Кама шәһәре йолдызчыгы. «Тәмлектамак»та – әниләргә бүләккә йомшак торт пешерәбез. «Кул эше»ндә чуклы мендәр тегәбез. «Мин журналист булам»да – вёрстка һәм фото серләре. «Җәлил хәзрәт дәресләре»н дә укучыларыбыз яратып өлгерде. «Робототехника»да – эшче роботлар. «Директорга 5 сорау!» сәхифә-бәйгесе дә үз ишекләрен ачты. Ноябрь ае күңеллерәк булсын өчен «Сабантуй»ны укыгыз!
 
                                                 
                                                