«Сабантуй» журналының ноябрь санын укыйбыз!
Ура! «Сабантуй»ның ноябрь саны дөнья күрде!
Тышлыгыннан ук ноябрь аенда көтеп алган иң җылы бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көненә багышланганы сизелеп тора. Әниләребезнең кайнар кочагыннан җылылык бөркелеп торган кебек, журналдан да ихласлык, наз һәм җылылык бөркелә. Журналыбызның яшь хәбәрчесе Ризәлә Биккулова әнисе белән бергә укучыларыбызга елмая. Әни елмайганда, дөнья түгәрәк, әниең яныңда булганда, барлык борчулар да онытыла шул! Әйдәгез әле, «Сабантуй»ның ноябрь санын да әниләребез янына җайлап утырып, битләрен бергәләп ачыйк, бергәләп укыйк.
«Милли ашлар» сәхифәсендә Әзербайҗан халкының милли ризыгы – шакер-чурек белән таныштырабыз. Әзербайҗаннар аны гаилә белән җыелганда, бәйрәмнәрдә, кунаклар килгәндә пешерәләр. Әниләр көненә әзерләп, гаиләгезне тәмле күчтәнәч белән куандырырга менә дигән рецепт, дуслар!
Бу санда сәяхәтебез Актаныш якларына! Актанышны «Татарстан күгендә кояшның беренче нурлары кабынган төбәк» дип йөртәләр. Биредә яңа көн республикабызның башка якларына караганда иртәрәк башланганын белә идегезме әле? Ә Актанышта туган нинди күренекле шәхесләрне беләсез? Актанышның биш кызыклы урыны турындагы язма сезгә дә ошар дип ышанабыз!
Кызыклы сораштырулар, башны эшләтә торган биремнәр һәм башваткычлар, сканворд, санлы буягыч – дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә күңелле һәм файдалы шөгыльләнү өчен менә дигән мөмкинлек! Ә ял көннәрендә «Остаханә» сәхифәсендәге йолдызлы брелокны ясап карамый калмагыз, яме! Көннәр кыскарып, иртә караңгы төшә башлады. Юлда без һәрвакыт күренеп торырга тиеш. Шуңа күрә яктылыкны кире кайтаручы элементлар һәр укучының киемендә булырга тиеш. Зилә сезне шундый файдалы брелок ясарга өйрәтәчәк.
Иҗат итәргә яратучы укучыларыбыз өчен дә шәп яңалык бар! Каләм чарлаучы балалар үзләренең беренче китапчыкларын нәкъ менә безнең журналда булдыра ала. «Канатлы ат» сәхифәсе китапчык форматында чыга башлады. «Сабантуй китапханәсе» сериясеннән беренче китап Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге 20нче гимназия укучылары иҗаты белән таныштыра.
Журналдагы кызыклы видеоларны да карарга онытмагыз! «Мәшһүр ватандашлар» сәхифәсенең герое – рәссам Иван Шишкин турында шактый кызыклы мәгълүмат тупладык.
Бәйгеләрдә катнашырга яратучы дусларыбызны исә икеләтә шатлык көтә! Ел азагына кадәр яңа ике бәйгедә катнашырга ашыгыгыз. Сезне кызыклы биремнәр, иҗади эшләр һәм, әлбәттә, бүләкләр көтә! Сезне һәрвакыт куандырырга әзер «Сабантуй» журналына сез инде киләсе елга күптән язылгансыздыр дип ышанабыз! Журналыбызны укып, уеннарын уйнап, видеоларын карап, бәйгеләрендә катнашып, белемнәребезне дә арттырыйк, вакытыбызны да файдалы һәм күңелле үткәрерик, дуслар!