Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Балыклы булдык

30 ноябрь – Бөтендөнья йорт хайваннары көне

30 ноябрь – Бөтендөнья йорт хайваннары көне

Йортыбыз янындагы зоокибетне тыныч кына узып китеп булмый. Кибеткә керсәк, улым балыклардан күзен алалмый. Аларның йөзүенә сокланып тик басып тора. Башка чакта җидегә бөтерелә торган сабый балыкларны шулай тыныч кына басып карап торсын инде!

Беркөнне балам миннән балык сорый башлады. Аны алып кайттың гына түгел бит әле, күпме кирәк-ярагын да аласы. Әлбәттә, беренче чиратта аквариум кирәк. Аквариум сайлауның да үз тәртибе бар икән. Төренә карап, бәясе дә үзгәрә. 2-3 литрлылары да, бик зурлары да бар. Аквариум никадәр зуррак булса, андагы балыкларга һәм үсемлекләргә яшәү өчен шартлар уңайлырак санала.

Аквариум белән бергә, су алыштыру өчен бүрәнкә, суны кислород белән баету өчен һава чистарткыч, балыклар өчен җимлек, балыкларның суын алыштырганда икенче савытка салып тору өчен ятьмә, суның температурасын тикшерү өчен термометр алырга туры килде.

Менә кибеттән аквариумны алып кайттык. Аны яхшылап берничә тапкыр чиста су белән юдык. Аннары аквариум төбенә эре ком җәйдек. Ком өстенә юка гына итеп керамзит түшәргә була. Комны җәяр алдыннан шулай ук зарарлы матдәләрдән арындырырга кирәк. Кайнар утта кыздырып, юып алу микробларны юк итә. Суүсемнәр сайлаганда, аквариумда нинди балыклар булуын истә тотып сайларга кирәк. Үсемлекләрне артык күп утыртырга да ярамый икән. Балыкларга йөзергә урын җитәрлек булырга тиеш. 

Аквариумга су салганда шулай ук сак булырга кирәк. Хлорлы су салырга киңәш итмиләр. Балыклар мондый суда тиз үлә. Артык салкын су салсаң, балыклар авырырга мөмкин. Аквариумга йомшак су салу зарур. Балыкларны яңа өйләренә җибәргәч, аквариумның бер кырыен һава керерлек итеп ачык калдырып, өстен пыяла белән яптык.

Балыкларны күп ашатырга ярамый. Суда ризык череп ятарлык булса, су тиз бозыла.

Су бозылуның  тагын берничә сәбәбе бар:

-Аквариум дөрес җирдә урнаштырылмаган булса. Әйтик, кояш нурлары аквариумга туры төшсә, суүсемнәр күпләп үрчи, алар аквариуның зур өлешен алып, яктылык үткәрми башларга мөмкин. Яктылык җитәрлек дәрәҗәдә төшмәү нәтиҗәсендә, башка үсемлекләр чери башлый, су да бозыла.

- Су өстендә соры таплар барлыкка килү аквариумда бактерияләр булуын хәбәр итә.

- Аквариумда артык күп балык булу да яхшы түгел, ул очракта су бик тиз  бозыла.

-Аквариумдагы балыкларга авырулар эләкмәсен өчен, төрле сулыклардан алынган моллюскаларны аерым аквариумда үстерергә кирәк.

Өйдә аквариумда балыклар үстерүнең, әлбәттә, бала өчен уңай яклары күп. Йөзеп йөрүче балыклар баланы тынычландыра, стрессны киметә.  Балыкларны күзәтү кызыклы, ләкин шул ук вакытта аларны карау катлаулы һәм җаваплы эш. Шуңа да улым белән аквариум алыр алдыннан ашату, аквариумны чистарту кебек эшләрне башкаруда ул да катнашачагын әйтеп куйдым.

Улым бер атна бик тырышып балыкларны тәрбияләде. Тик соңыннан кызыксынуы кимүе сизелә башлады. Шулай итеп, бала белән яңадан сөйләшергә туры килде. Балыклар бер атналык кына түгел, ә һәрвакыт тәрбия сорый торган җан ияләре икәнлеген төшендерергә тырыштым. Шулай итеп, алтын урталыкны сайладык. Аквариумны чистарту, балыкларны ашату чиратлашып башкарылачак, ягъни һәр көнне гаилә әгъзасыннан берәү кизү торачак. Бу ысул әлегә әйбәт эшли. Аквариум да чиста, балыкларыбызның да тамаклары тук. Алга таба ничек булыр, вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев