Бүген – паровозның туган көне
Беренче паровоз кайчан барлыкка килгән?
Сизәм, күпләрегез поездда йөрергә ярата. Ә беренче поездларның кайчан барлыкка килгәнен беләсезме? 1773 елда Джеймс Уатт исемле кеше беренче паровоз уйлап таба. Элек поездларны нәкъ менә шулай дип йөрткәннәр. Ә тугыз елдан соң ул универсаль пар машинасын төзи. Аны паровозларда гына түгел, ә пароходларда, автомобильләр җитештерүдә дә куллана башлыйлар.
17 нче гасыр ахырында йөкләрне ташу өчен кечкенә вагонлы паровозлар төзиләр. Ул вагоннар махсус агач юл буйлап хәрәкәт итә. Ә 1804 елда Ричард Тревитик дөньяда беренче «локомотив» поездын уйлап таба. «Локомотив» ‒ «урыннан кузгату» дигәнне аңлата. Иң элек ул куәтле пар двигателе ярдәмендә хәрәкәт иткән арба гына була. Арба юл буйлап хәрәкәт иткәндә бик нык селкенә һәм еш кына ватыла. Шуңа күрә чуын юл төзергә ниятлиләр. Тик чуен рельслар паровоз авырлыгына түзә алмый. Паровоз өчен тимер рельслар кирәклеге ачыклана. Тик ул вакытта тимер бик кыйммәт була. Ричард Тревитик кыенлыклар алдында тукталып калмый, паравозны камилләштерүен дәвам итә. 1802 елның 24 мартында ул рельслар буенча йөрүче паровозга патент рәсмиләштерә. Бу көн паровозның туган көне булып санала да.
Россиядә беренче паравозны әтиле-уллы Черепановлар төзи. Ефим Черепанов һәм аның улы Мирон аңа кадәр пар машиналары төзү белән шөгыльләнгән була. Өлкән Черепанов берничә тапкыр Европада тәҗрибә туплап кайта. Паровоз төзү хыялы Англиядә булганда, Стефенсон паровозын күргәннән соң туа да инде. Россиядә беренче паровоз 1834 елда барлыкка килә. Ул 900 метр озынлыктагы чуен юл буйлап хәрәкәт итә. Ул сәгатенә 15 чакрым тизлек белән 3,5 тонна йөк ташый алган.
20 нче гасыр уртасында паровозларга ихтыяҗ кими. Алар үз урыннарын тепловоз һәм электровозларга бирә. Шулай да, кайбер илләрдә әле бүген дә паровозлар вагон һәм поездлар йөртүен дәвам итә.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев