Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Бик сәер май коңгызы

18 май – май коңгызының туган көне

18 май – май коңгызының туган көне

Алар май аенда берничә көн очып ала да юкка чыга. Каян барлыкка киләләр? Ни өчен без аларны нәкъ менә май аенда гына очратабыз? Алар куркыныч, табигатькә зыянлы түгелме? Май коңгызларының туган көнендә шушы сорауларга җавап эзлибез.

Май коңгызлары – бик тә сәер бөҗәкләр. Аэродинамика законнары буенча, алар бөтенләй очарга тиеш түгел. Зур гәүдәле, кечкенә канатлы май коңгызының җирдән күтәрелергә көче җитмәскә тиеш, ди галимнәр. Ләкин май коңгызы үзе бу хакта белми, күрәсең, очуын дәвам итә. Секундына 2-3 метр ара үтәргә, җирдән 6-100 метр биеклеккә күтәрелергә сәләтле.

Май коңгызлары бик яхшы ориентлаша белә. Аларны алган курсларыннан тайпылдырам димә! Бу эштә бөҗәкләргә кояш, төгәлрәге, ультрашәмәхә нурлар ярдәмгә килә.

Әлеге коңгызларның гомере әллә ни озын түгел һәм аның күп өлешен бөҗәкләр җир астында үткәрәләр. Беренче өч елда корт рәвешендә яшәп, тамырлар белән тукланалар. Дүртенче елда курчакка әвереләләр, ә берничә айдан коңгыз барлыкка килә. Коңгыз, яз җитеп, көннәр җылыткач, ягъни нәкъ менә май аенда җир өстенә чыга да инде. Ана коңгызлар йомырка салалар һәм шуның белән май коңгызының тормыш циклы тәмамлана.

Май коңгызлары Европа һәм Россиянең урта поясында яши. Америкада, мәсәлән, аны очрата алмассың. Коңгызлар ашарга бик ярата. Алар крычагач һәм сиреньне генә өнәп бетерми. Калган агач һәм куакларны бик яратып кимерәләр. Бер ай эчендә гектарлаган урманга зыян китерергә сәләтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев