Бүрәнә нигә батмый?

Игътибар иткәнегез бардыр: агач чыбык, бүрәнә суда батмый. Ни өчен шулай икән? Моның бөтен сере – тыгызлыкта. Агач тыгызлыгы су тыгызлыгыннан кимрәк, шуңа да ул батмый.
Дөньяда суда бата торган агачлар да бар икән. Аларны “тимер агачлар” дип йөртәләр. Мондый агачларның тыгызлыгы суныкыннан зуррак. Шуңа да алардан көймә ясап булмый. Аның каравы, агачның мондый төрләре тыгыз, төрле майларга бай булганлыктан, җиһазлар ясау өчен менә дигән!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
"Сабантуй"ны укып өйрәнәбез #мәктәпяңалыклары
-
Каюм Насыйри МӘШҺҮР ТАТАРЛАР
-
Иммунитетны ныгытыр вакыт Киңәшләр