Гөлҗимеш җыйдыгызмы?

Киптерелгән гөлҗимеш һәр йортта булырга тиеш. Чөнки ул бик файдалы үсемлек. Нәкъ менә хәзер гөлҗимеш җыю өчен кулай чор. Аны кырауларга кадәр җыеп киптерсәң яхшы.
Гөлҗимеш С витаминына бай. Белгечләр фикеренчә, анда С витамины кара карлыган, әфлисун һәм лимонга караганда да күбрәк. Гөлҗимештә тагын А, В2, К, Р витаминнары бар. Ул шулай ук минераль тозларга һәм файдалы кислоталарга да бай. Моннан тыш, гөлҗимеш аз канлылыктан, атеросклероз, югары кан басымыннан, ашказаны һәм хатын-кыз авыруларыннан файдалы.
Гөлҗимештән төрле витаминлы сулар, эчемлекләр ясыйлар. Шомырт, гөлҗимеш суларын бигрәк тә кыш һәм яз көне эчәргә кирәк. Чөнки организмга бу вакытта витаминнар җитми башлый. Гөлҗимешле чәй иммунитетны ныгыта, инфекцияләр белән көрәшергә ярдәм итә. Гөлҗимешне кыш көне дә очратырга була. Салкында ул бигрәк тә тәмле.
Гөлҗимешнең яфракларын да кулланырга мөмкин. Яфрагында К, В1 витаминнары бар. Аның яфракларыннан ясалган чәйләр ашказаны авыртуларын баса, салкын тигәндә, температура булганда, буыннар сызлаганда кулланыла, бәвел кудыру, холестеринны төшерү үзенчәлегенә ия. Шулай ук үт куыгында таш булдырмау өчен дә файдалы. Файдасы булса да, ашказанында җәрәхәт, диабет белән авыручыларга, эч кату белән җәфаланучыларга ярамый. Кан куерганда шулай ук куллану тыела. Тромблар хасил булырга мөмкин.
Үсемлекнең файдасы күп булса да, аны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.