Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Хәтерне яхшыртуның 9 ысулы

Балагыз кыска гына шигырьләрне дә бик озак ятлый, дәрес темасын исендә калдыра алмый азапланамы? Димәк, аның хәтерен яхшырту өстендә эшләргә кирәк. Без сезгә моның берничә ысулын тәкъдим итәбез.

Балагыз кыска гына шигырьләрне дә бик озак ятлый, дәрес темасын исендә калдыра алмый азапланамы? Димәк, аның хәтерен яхшырту өстендә эшләргә кирәк. Без сезгә моның берничә ысулын тәкъдим итәбез.

1 ысул. Көн саен балагыздан көненең ничек узуы турында сорагыз. Бөтен нечкәлекләре белән сөйләсен. Беренче вакытта бала күп нәрсәне исенә төшерә алмас. Ләкин тора-бара аның сөйләме тулы, детальләргә бай була башлар. Балага ярдәм итү өчен аңа сораулар бирегез. Әйтик, “Бүген укытучыгыз нинди төстәге күлмәк кигән иде?” яисә “Син аяк киемеңне алыштырганда Азат нишләде?” кебек сораулар бирергә мөмкин.

2 ысул. Бала белән китаплар укыгыз. Кич белән бергәләп китап уку аның сүзлек запасын арттырыр. Укыган текстның эчтәлеген сөйләсә һәм үз мөнәсәбәтен белдерсә, тагын да яхшы.

3 ысул. “Сүзләр” уены уйнагыз. Сез 10 сүз әйтәсез, ә бала аларны кабатларга тиеш. Башта бер темага караган сүзләрдән башларга була. Әйтик, төсләр, яшелчәләр, агачлар... Соңрак бу уенны төрле сүзләр белән уйнау яхшы. Бала 7-8 сүзне исендә калдырып, кабатлап әйтә ала икән, бу – бик яхшы күрсәткеч.

4 ысул. Игътибарлылыкны арттыру өстендә эшләгез. “Ике рәсем арасында аерма тап” ише биремнәр моның өчен менә дигән!

5 ысул. Цицерон алымын өйрәнегез. Бу алымның асылы шунда: истә калдырырга кирәк булган предметларны уйда гына бик тә таныш урынга урнаштырырга кирәк. Бу бүлмә, сыйныф яки башка урын булырга мөмкин. Әйтик, кулчатыр, әфлисун, урындык сүзләрен истә калдырырга кирәк, ди. Кулчатырны ишек тоткасына элергә, әфлисунны тәрәзә төбенә куярга, ә урындыкны карават янына бастырырга мөмкин. Бу сүзләрне искә төшерергә кирәк булганда балага бүлмәне күз алдына китерү дә җитә.

6 ысул. Ассоциацияләр ысулы. Теге яки бу сүзне, мәгълүматны башка әйбергә яки күренешкә охшатып истә калдырырга мөмкин.

7 ысул. Бала белән чит тел өйрәнегез. Бу – хәтерне яхшыртуның иң файдалы ысулларыннан берсе.

8 ысул. Бала спорт белән шөгыльләнсен. Спортның хәтергә ни катнашы бар, дисезме? Хикмәт шунда, физик күнегүләр, бигрәк тә алар саф һавада булса, баш миендә кан әйләнешен яхшырта. Димәк, хәтер дә яхшыра дигән сүз.

9 ысул. Башны гел эшләтеп торыгыз. Хәзерге заманда балалар бөтен нәрсәне Интернеттан карарга ярата. Ләкин онытылган сүзне яки теманы иң элек бала үзе исенә төшерергә тырышсын. Бер дә булмаганда гына Интернетка мөрәҗәгать итсен.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев