НОВОРОССИЙСК
Россиянең көньяк чикләре башланып киткән урында балкып утыручы Новороссийскига Герой-шәһәр исеме 1973 нче елның 14 нче сентябрендә бирелгән.
Тарих
Бөек Ватан сугышында Германия гаскәрләре Кара диңгезнең бөтен Көнчыгыш яр буйларын басып алырга ниятли. Биредә Кара диңгез портлары, Кара диңгез флоты урын алган. Дошман 1942 нче елның 19 нче августында Новороссийск шәһәренә бәреп керә. Шәһәрне саклап калу авыр була. Сентябрь башында инде сугышлар шәһәр урамнарында бара. Тимер юл вокзалы, порт, элеватор дошман кулында кала. Шәһәр өчен сугышлар 393 көн дәвам иткән.
Сан
Тарихка «Кече җир» исеме белән кереп калган урын – плацдармны совет солдатлары 225 көн кулларында тоталар һәм бирешмиләр. 1943 нче елның 17 сентябрендә дошман шәһәрдән алып ташлана.
Һәйкәл
«Кече җир» мемориал комплексында урнашкан тарихи һәйкәл майор Ц.Л.Куников командалыгындагы диңгез десантына багышланган. Бронза һәм мәрмәрдән эшләнгән корабльнең бер ягы коры җирдә, икенчесе диңгезгә кереп торган өчпочмак рәвешендә, җир өстеннән 22 метр биеклектә урнашкан. Аның сул бортына бозлы суга сикерергә әзерләнгән, тугыз фигурадан торучы «Десант» скульптур группасы урнаштырылган. Һәйкәлнең эчендә Сугышчан Дан Галереясе бар. Биек, тантаналы баскычның ике ягына Новороссийск өчен барган сугышларда катнашкан Армияләрнең кызыл мәрмәрдән эшләнеп, бронза хәрефләр белән уеп язылган символик байраклары куелган. Шунда ук шәһәр өчен барган сугышларда Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучыларның бронза барельефларын күрергә була. Баскычның югары ноктасында биш йөрәк тибеше ишетелә. Бу биш ел буена барган сугышны аңлатып тибүче йөрәк тавышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев