Санкт-Петербург
Рәсми рәвештә «Герой-шәһәр» исеме 1965 нче елның 8 нче маенда бирелә.
1924–1991 нче елларда Ленинград дип йөртелгән Санкт-Петербургны еш кына икенче башкала диләр. Бу каланы 1945 нче елда ук Сталин герой-шәһәр дип атый. Бөек Ватан сугышы вакытында өч елга якын камалышта яшәүгә карамастан, шәһәр халкы фашистларга бирешми.
Тарих
Ленинград камалышы – иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Ул 1941 нче елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр дәвам итә. Дәһшәтле 872 көн миллионлаган кешенең гомерен өзә. Фашистлар, камалышның беренче көненнән үк, шәһәргә бомба ыргыта башлый. Азык-төлек китерү юллары юк ителә, калага ачлык-ялангачлык килә. Шәһәргә ризык ташуның бердәнбер юлы Ладога күле аша була. Аны да фашистлар гел утка тотып тора.
Сугыш башланып бер ай үтүгә, Ленинградта ризыкны карточка белән генә бирә башлыйлар. Кышка таба икмәк нормасы кеше башына 125 граммга гына калдырыла. Шәһәр халкының күбесе нәкъ менә ачлыктан вафат була. Моңа өстәп, кыш та бик салкын килә. Ә өйләр җылытылмый, ягарга утын да булмый.
Факт
Камалыш елларында Ленинградны кимерүчеләр басып ала. Күселәр азык-төлек запасларын юк итеп кенә калмый, йогышлы авырулар да тарата. Камалышны өзүгә, шәһәрне кимерүчеләрдән коткару өчен, Ярославль һәм Себер якларыннан калага берничә мең мәче алып киләләр.
Һәйкәл
Санкт-Петербургта Ленинград камалышына багышланган һәйкәлләр һәм музейлар бихисап. Иң танылганнары арасында – Ленинградны геройларча саклаучылар монументы. Һәйкәл 1975 нче елның 9 нчы маенда ачыла. Өч елдан соң мемориалның җир астында урнашкан Хәтер залы да эшли башлый. Биредә Ленинград блокадасының һәр көне турында мәгълүмат тупланган.
Тагын бер гаҗәеп тарихи урын – «Яшәү юлы» музее. Ул 1968 нче елда барлыкка килә. Музей Ленинград флоты һәм Ладога хәрби флотилиясе солдатларының батырлыгына багышлана. Бина Ладога күле ярындагы элеккеге икмәк базасында урнашкан.
200 гектар мәйданны биләгән «Ленинград блокадасын өзү» музей-тыюлыгы да игътибарга лаек. Биредә тәкъдим ителгән экспозицияләр «Искра» операциясенә багышлана һәм сугыш көннәренең куркыныч мизгелләрен сурәтли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев