Шундый матур «өрәк»

Хәбәрчебез Галия Сабирова Казан зоопаркында яшәүче җәнлекләр белән таныштыруын дәвам итә. Бүген ул «өрәк» янында. Тик куркырга кирәкми, «өрәк» дигәнебез ул – лемур.
Факт.Лемурлар кыргый табигатьтә Мадагаскар утравы һәм аның белән янәшә булган Комор утрауларында гына яши.
Риваять. Имеш, борынгы Рим диңгезчеләре, Мадагаскар утравына килгәч, төнлә балалар кычкырган һәм елаган тавыш ишеткән. Алар, балаларны коткармакчы булып, тавыш килгән якка атлаган. Барып җитсәләр, янып торган зур күзләрне күргәннәр. Диңгезчеләр, моны өрәк дип куркып, кирегә чапкан. Ә аларны куркыткан зур күзләр лемурныкы булган.
Тел. «Лемур» борынгы рим теленнән тәрҗемә иткәндә «өрәк» дигәнне аңлата.
Сан. Лемурларның 101 төре бар. Аларның иң зурысы – индриның буе – 1 метрга, ә авырлыгы 10 килограммга җитәргә мөмкин.
Сәләт. Лемурлар куллары белән «күрә» белә. Әйберне капшап карап, аның ни икәнлеген аңларга сәләтле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    134
    0
    0
  • Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    220
    0
    0