Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Су көрәүчеләр

Кемнәр алар дисезме? Көймәдә йөзүчеләрне әйтәбез! Ишкәкләр көрәкне хәтерләтә. Ләкин алар белән җирне түгел, суны «көриләр».

Кемнәр алар дисезме? Көймәдә йөзүчеләрне әйтәбез! Ишкәкләр көрәкне хәтерләтә. Ләкин алар белән җирне түгел, суны «көриләр». Болар – байдарка һәм каноэда йөзүчеләр белән танышып кайтты. 

Тарихы Бүгенге байдарка белән каноэга охшаш көймәләр безнең эрага кадәр үк булган, диләр. Ә менә 19 гасырда Джон Мак Грегор исемле кеше аларда йөзүне спорт төре буларак таныта. 1865 елда ул үзенә байдарка ясый һәм Европа сулыклары буйлап сәяхәткә чыгып китә. Бу көймә бик күпләргә ошый, күрәсең. Тиздән берничә илдә махсус клублар ачыла. Ә инде 1936 елда байдарка һәм каноэда ишү Олимпия уеннары исемлегенә кертелә. 

Ниләр кирәк? Уңайлы спорт киеме, көймә, ишкәк. 

Файдасы Йөрәк-кан тамырлары системасын, сулыш юлларын ныгыта.  Елга-күлләрдә йөзү нерв системасына да уңай йогынты ясый.

Куркыныч яклары Байдарка һәм каноэда ишү – күп көч сорый торган спорт төре. Шуңа да аның белән 10 яшьтән соң, мускуллар шактый ныгыгач кына шөгыльләнә башларга киңәш ителә. Ишүчеләрнең йөзә белүе дә мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев