Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Айдар Гыймадиев

2004-2017 елларда баш мөхәррир

«Яшь ленинчы» газетасын, соңрак «Сабантуй» газетасын һәм журналын мин гөрләп торган мавыктыргыч олы уен мәйданы итеп тоям. Иҗат шаукымына чыдый алмый күңелләрен бушаткан меңләгән татар баласы өчен бу басма дистә еллар буена якын дус, фикердәш, сердәш булып килде. Үсмер чакта “Яшь ленинчы” газетасы мине дә, “Яшь корреспондент” буларак, Бөтенроссия “Артек” пионер лагерена юллаган иде. Газета үз укучыларын әнә шулай гел барлап торды, иҗади үсешләренә канат куя белде.

1991 елда газета заман рухын тоеп “Сабантуй” исеме белән чыга башлады. Алга таба да аның һәртөрле үзгәрешләргә әзер булуы ачыкланды. Газета тирәсенә мәртәбәле язучылар, журналистлар, шагыйрьләр, аларга тиңләшеп язарга тырышучы прогрессив яшь иҗатчылар тупланды.

2005 елда газетаның беренче интернет-сайты ачылды. Хәзер гадәти кебек тоелган бу күренеш ул чор өчен өр-яңа иҗат юнәлеше иде. Сайт газетадан аермалы буларак, материаллар бирелеше ягыннан яңача уйлау һәм эшләүне таләп итте. Кәгазь конвертлы укучы хатларын электрон хатлар алмаштырды. Бу чорда газетаның сайты, ә соңрак социаль челтәрләрдә интернет-төркемнәре барлыкка килү укучыларыбыз белән оператив аралашу мөмкинлеге бирде. Әлеге электрон чыганакларны һәрдаим тулыландырып бару аерым эш юнәлешенә әверелде. Басма газета да үзгәрде: тышкы бизәлешкә, визуаль информация җиткерүгә күбрәк игътибар бирелә башлады, эчтәлек бирүнең  инфографика кебек яңа ысуллары файдаланылды, күләмле язмаларны кыска булса да, тәрбияви эчтәлекле, мавыктыргыч язмалар алмаштырды. Баланы укуга төрле кызыклы уеннар, дөньяны танып-белүне үстерердәй конкурслар, бүләкләр аша җәлеп итү форматы алгарак чыкты.

2014 елда «Сабантуй» газетасы айга ике тапкыр чыгучы төсле журналга әверелде. Әлеге үзгәрешкә дөньяда барган технологик үзгәрешләр – интернет-контентның көчәюе, электрон гаджетларның массакүләм төс алуы, полиграфик яктан баланың күз явын алырдай сыйфатлы басмаларның ишәюе, ил күләмендә балалар газеталары мәйданының акрынлап чигенүе сәбәпче булды.

«Сабантуй» журналы бүген дә узган тәҗрибәне онытмыйча, заман укучысы ихтыяҗына таянып яшәвен дәвам итә. Бала күңеле кебек гел үзгәрештә һәм үсештә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев