Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Градусник ватылды. Нишләргә?

Гадәттән тыш хәл.

Кибеткә дип чыгып киткән идем, өйгә кайтуыма балалар терекөмешле градусникны ватканнар. Өстенә басканнар, ә градусник икегә бүленгән дә куйган. Мин кергәндә ике кисәген ике кулларына тотып басып торалар иде. Тыныч кына кәгазьгә төрдем дә идән өстен карап чыктым – берни юк. Шулай да, идәнгә җәелгән келәмне бер кат урамга алып чыгып кагарга булдым.  Градусник ватыклары төрелгән кәгазьне пакет эченә салып куйдым. Эчтән генә: “Ни эшләтәсен иртәгә уйлармын”, - дидем.

Ник кирәк булгандыр инде, әни белән апага әйтеп ташладым “яңалыкны”. Иң кызыгы шунда башланды. Апа минут эчендә Интернетка кереп, мондый очракта нишләргә кирәклеген укып чыкты. Укып чыгу гына түгел, миңа бер-бер артлы киңәшләрен яудыра башлады.

 “МЧСка шалтыратырга кирәк, килеп карасыннар. Градусник ватыкларына кагылырга ярамый, терекөмеш 6 мең кубометр һаваны зарарлый икән! Бүлмәне яхшылап җилләтергә кирәк! Юк, анда хәзер кереп йөрергә дә, йокларга да ярамый. Кызларың кулларын, битләрен биш тапкыр юсыннар, тешләрен марганцовкалы су белән чистартсыннар”, - дип тезә генә бу! Берьюлы шуның кадәр мәгълүматны кабул  итәргә өйрәнмәгән баш мие шартлый дип торам.

Шунда ук бала вакытта үземнең дә градусникны ватуым искә төште. Эченнән агып чыккан түгәрәк терекөмеш тамчылары белән рәхәтләнеп уйнаганымны хәтерлим. Шунда мин аның ни өчен нәкъ менә “тере көмеш” дип аталуын аңладым: син аны тотмакчы буласың, ә ул синнән качып йөри. Әти генә: “Әйдә, кызым, җыеп алыйк әле”, - дигәч, тәгәрәтеп бер кәгазьгә салдык без ул терекөмешне. Аннары кая куйганымны хәтерләмим дә. 

Ә монда! МЧС чакыртырга! Шалтыраттым инде 112 хезмәтенә. Барысын да язып алдылар, терекөмеш агып чыккан булса, аны җыеп алып сулы шешәгә, йә булмаса банкага салып, каплап куярга куштылар. Шәһәрегездә терекөмеш кабул итә торган пунктлар бардыр, белешеп, илтеп тапшырсагыз була, диделәр. Шуның белән шул! Кем килеп йөрсен инде безгә градусник ватыкларын җыярга?! Җитмәсә, коронавирус котырган чорда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев