Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Әле ярый өйдә укыйлар!

Балаларның читтән торып укуы турында бер фикер.

Балаларның дистанцион укуга күчүләре ошады әле миңа. Иртән йокылары туйгач кына торалар, өй буйлап кием эзләп тә, сумка җыеп та йөрисе түгел. Аннан, ашыгып, мәктәпкә соңга кала-кала, шәһәр буйлап автобус юлыннан  штраф җыеп яисә, киерсенчә, бөкедә утырып барасы юк. Бала нибары формасын гына кия дә рәхәтләнеп яланаяк компьютер каршына барып утыра, бер кулында – алма, икенчесендә - каләм.

Беренче көнне булган дәресләрдә үзем дә утырдым, кызык ич. Кайчан күрер идем әле мин баламның классташларын?! Мәктәпкә елына 2-3 тапкыр гына бара торган минем кебек әниләр өчен бу үзе бер ачыш дисәм дә ялгыш булмас. Аннары, кызымның дәрестә үз-үзен ничек тотуы да күз алдында. Алар бит кулларын күтәреп кенә, сорагач кына җавап биреп утыра икән. Нәкъ сыйныфта укыган кебек. Көн саен 4-5 ачык дәрес! Гомердә моның кадәр дәрес күргәнем юк иде, гәрчә гаиләдә ике мәктәп укучысы булса да.

Укытучы бирем биргәч тә, озаклап күршесе белән сөйләшеп утырмый – шунда ук дәфтәргә язып куя, бер минут вакыт та бушка узмый. Җитмәсә, дәресләр кыска – утызар минут кына. Шуңа күрә биремнәрне эшләп бетерү дәрестән тыш вакытка кала. Монысы да бик яхшы – укытучы  төгәл вакытны билгели, “Ватсапка дәфтәр фотосын көтәм!” - ди. Балага да стимул: унбиш минут эчендә, телиме-теләмиме, эшләп бетереп куя. Өйгә бирелгән эшне дә теманы онытканчы эшләргә киңәш итәм кызыма. Ярты сәгатьтә анысы да бетә.

Шулай итеп, көндезге берләргә мәктәп эше тәмам: дәрес тә укылган, биремнәр дә эшләнгән, өй эше дә беткән.  Карантинда авылда торганга күрә, балалар төштән соң рәхәтләнеп ишегалдына чыгалар.

Уйнап кергәч, кичке якта музыка мәктәбе, бию түгәрәге һәм фигуралы шуу буенча онлайн дәресләргә тотыналар. Эштән ашыга-ашыга кайтып, баланы түгәрәккә дә илтәсе юк, 2-3 сәгать тренировкасы беткәнен дә көтеп тормыйм - монысында инде минем катнашым бөтенләй юк. Тренер видео аркылы нинди күнегүләр ясыйсын әйтеп, өйрәтеп тора. Шәп бит!

Әле тагын бер фикер бар: карантин вакытында түгәрәкләргә дә, мәктәп ашханәсендә ашауга да түлисе түгел. Үзе бер күңелле. Тик менә өйдә утыручы әти-әниләрнең эше, хезмәт хакы бармы-юкмы икәнлеген һәркем үзенчә хәл итәдер. Монысы инде икенче мәкалә темасы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев