Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Руфия Мөхетдинова: » Бер гаиләдән 7 егет Бөек Ватан сугышына китә. 4 се яу кырында ятып кала...»

Күпме балаларны ятим, күпме аналарның күз яшен түгәргә мәҗбүр иткән, күпме гүзәл хатыннарны тол иткән Бөек Ватан сугышы елларының ачы хатирәсе, әле озак еллар сакланыр, батырлыклары онытылмас.

Безнең гаиләбез дә абый-бабайларыбыз онытылмый. Әтием ягыннан бабам Ишметов Мәннәф һәм аның тагын 5 туганы сугышның беренче көненнән үк илен сакларга дип яу кырына чыгып китә. Әтиләре Хәйретдин белән Нәфисә Яшел Үзән районы Югары Урысбага авылыннан. Шунда гаилә корып гомер иткәннәр. Барлыгы 17 бала дөньяга килгән. Шулай да күбесе тугач яисә балачакта төрле авырулардан үлгән. "Унысы исән калды микән. Дөресен генә әйткәндә аларны белерлек туганнарыбыз да калмады шул. Әни сөйләгәннәр генә искә төшә", - ди иң олы апабыз Тәнзилә апа. "Ничә бала булмасын, ә менә сугышка алынганнарны әйбәт беләбез, хәтерлибез: Габдрахман, Гаязетдин, Габдулла, Сәлим, Әгъзам, Рияз һәм Мәннәф - җиде лачын. Сугыш башлангач та фронтка алынганнар. Лаеклы хезмәт иткәннәр. Дүртесе илебез өчен яу кырында башларын  салган. Икесе исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан. Әниләре Нәфисә бик сабыр хатын булган дип сөйли иде Зәйтүнә әни. 4 балаң яу кырында ятып калсын әле. Балаларын югалткан ананың хис-кичерешләрен кем аңлар икән? Мөгаен диндә булулары аларны ныклы иткәндер. Намазларын калдырмаганнар. Зәйтүнә әни килен булып төшкәч тә, Хәйретдин бабай сукыр булгач, килененең сәхәргә торганмы-юкмы икәнлеген хатыны - Нәфисәдән сорый торган булган. Ислам дине аларны сабырлыкка өйрәткән, - ди апабыз.  Яшел Үзән районының Югары һәм Түбән Урысбага авылыннан Бөек Ватан сугышына 300 гә якын ир-ат китә. Шуларның 118е ватан өчен җаннарын фида кылып, яу кырында ятып кала. Алар арасында безнең дә абыйларыбыз бар. Аларның һәрберсе турында азмы-күпме мәгълүмат сакланган. 

Ишметов Габдулла фронтка алынса да, сәламәтлеге булмау сәбәпле Яшел Үзәндәге Горький заводына кайтарыла. Заводтагы 1 нче  литийный цехта эшли.  Гомер буе Горький заводында эшләп пенсиягә чыга.  

Ишметов Рияз сугышчы була. 1918 елда ук басмачылар белән ак гвардиячеләргә каршы сугышкан. Әти-әнисе аның белән бик горурланган булган. Авылда бит акча юк, ә военный һәрвакыт дәрәҗәле булып саналган. Әнисенә акча җибәрә торган булган икән. Моны Зәйтүнә әбием сөйли иде. Генерал Рияз Бөек Ватан сугышында катнашып, Украинаның Киев, Житомир шәһәрендә яшәп, шунда 1956 елда вафат булган, шунда күмелгән.

1902 елгы Ишметов Гаязетдин Урысбагадан ерак булмаган күрше  Кызыл Таң авылда колхоз рәисе булган. Сугышка киткәндә хатыны Вәфирә апа 6 бала белән кала, җиденчесе әле карынында-тумаган да. Гаязетдинны башта Суслонгерга җибәргәннәр. Әтиләре Хәйредин белән Нәфисә улларын күрергә Суслонгерга да барырга туры килә. Шу вакытта Гаязетдин якынча кайчан сугышка китүен әйтә. Мәскәгә китүе алдан билгеле булган күрәсең. Ә Мәскәүгәбаручы  поезд юлы авылдан ерак түгел генә Төрләмә станциясе аша уза. Шул юлдан киткәндә, Төрләмәдә туктарга тиеш булганнар. Гаязетдиның йөкле хатыны, әти-әнисе көн буе станцияне  саклый. Тик уллары гына күренми шул. Юлга дип әзерләгән ризыкларын кире өйгә алып кайталар да, тагын икенче көнне станция юлын таптыйлар. Бары тик өченче көнгә генә күрешү насыйп була аларга.  Тик бу күрешү соңгысы була шул. Озак та үтми,  Мәскәү янындагы бәрелешләрләр вакытында 1943 елда 41 яшендә Гаязетдин илен яклап вафат була. 7 бала белән Вәфирә апа тол кала. Ә төпчек кызлары Сәлимә апа хәтта әтисен бер тапкыр да күрми кала. 

1924 елгы Ишметов Әгъзам белән 1918 нче елгы Ишметов Сәлим кызыл армеецлар була. Әгъзам 1943 елда, Сәлим 1944 елда хәбәрсез югалганнар. Алар турында башка информация сакланмаган. "Хәтер китабына"  Ишмитов фамилиясе белән кертелгән. Ә менә Ишметов Габдрахман турыда бернинди мәгълүмат юк. 

Үземнең бабам Ишметов Мәннәф 1916 елда дөньяга килгән. 1939 елда армия сафларына алына, Монголиядә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач Япония читенә алып киткәннәр. Сугыш беткәч тә, Япония сугышында катнаша. Туган ягына 1947 елда гына исән-сау әйләнеп кайта. Шулай итеп, 8 ел буе илебезнең тынычлыгын саклый. Сугыштан кайткач та әбиебез Зәйтүнә белән гаилә корып 50 елдан артык бергә яшәү насыйп була аларга. 6 бала тәрбияләп үстерәләр. 85 яшенә җитеп олыгаеп бакыйлыкка күчә. Безнең нәсел җир кешеләре - бабай да гомер буе колхозда тракторчы булып эшләгән. Аның эшен әтием Рифкат дәвам итә, авылда төпләнеп кала. Озак еллар комбайнчы, таркторчы, ә аннары юллар төзү оешмасында эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Әтием белән әнием Мәннәф бабай белән Зәйтүнә әбинең нигезен күз-колак булып, күз карасыдай саклап торалар. Ул йортта хәзерге вакытта бер кешедә тормый. Шулай да, ул авылдагы башка йортлар янында ялт итеп тора әле.  Ел саен туганнар җыелып шул нигездә Коръән ашы уздырабыз, вафат булган туганнарыбызга, шул исәптән илебез иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган туганнарыбызга дога кылабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев