Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Телефоннарының сәламәтлеккә зыяны.

Бүгенге көндә телефон көнкүрештә зур урын алып тора, хәтта телефонсыз тормышны күз алдына китерүе дә кыен. Бөтен эш, мәктәп, балалар бакчасы турында хәбәрләр барысы да шунда хәзер.

Телефонының зарарлы якларын белсәк тә, искә төшереп үтү зыян булмас.
Белгечләр тикшеренүләре раслаганча, телефоныннан еш файдаланучылар бик күп авыруларга дучар булалар икән. Мәсәлән: баш авыртуы, баш мие яман шеше, психик авырулар, күз авырулары, ишетү сәләте кимү, нерв авырулары, һ.б.
Мобиль телефоннар өслеге җәмәгать бәдрәфе ишегенең тоткасыннан чистарак түгел: аларның икесендә дә бактерияләр бер үк күләмдә. Чөнки күпләр телефоннарын көнозын кулларыннан төшерми. Кайсыбер бактерияләрнең сәламәтлек өчен никадәр зарарлы булуын һәрберебез белә.
Телефоннарның сәламәтлек өчен тагын бер зыяны бар. Мәгълүм булуынча, кеше башының авырлыгы – уртача 5 килограмм. Телефон яки планшет белән кулланганда башны алга таба иябез, шуңа муен мускулларына йөк арта. Баш 30 градуска иелгәндә, муенга 18 килограмм йөк төшә дигән сүз.
Россия профессоры Игорь Беляев сынаулар үткәргән чакта кеше каны тутырылган пробиркалар янына телефон кабызып куйган. Бер сәгатьтән соң аларның кайберләрендә кан «кайнап чыккан»!
Әмма аның сәламәтлеккә янаган куркынычын киметергә була. Менә илебез белгечләре нинди киңәшләр бирә: кесә телефоныннан сөйләшү вакытын киметү, куен кесәсендә йөртмәү, телефонны төнгә сүндерү.
Телефон колына әйләнмик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев