Гайсә Закиров, Кукмара районы К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе укучысы.
Мәктәбебездә бик бай китапханә эшли. Китапларны барлап, карап торучы, һәркемгә ягымлы, игътибарлы китапханәчебез – Фәридә апа. Аз гына буш вакыт булса, китапханәгә йөгерәбез.
Агач түгел − яфраклы, тун түгел – тегелгән. Йә, табышмакның җавабын беләсезме? Әйе, бүген сүзебез китап, төгәлрәк әйтсәк, аны бастыру турында барыр. Китапларның кайда тууын, һәр кәгазь битенә хәрефләрнең ничек төшүен сиңа да сөйләрбез!