Дустым, йөрәгеңнең серле бер почмагында сакланган өметең тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә тулып торсын. Гомерең шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Яңа ел белән сине!
Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын әле! Кыш бабайны матур күлмәк-туфлиләр киеп каршылыйк. Ә, прическа турында оныттык бит! Синең дә оста чәчтараш буласың килсә...
Кыш бабай белән Кар Кызы «Сабантуй» журналы үткәргән «Әкиятче сыйныф» бәйгесендә җиңгән укучыларны котларга Яшел Үзән шәһәрендә булып кайтты.