Яңа уку елы – яңа хыяллар, яңа ачышлар, яңа белемнәр чоры. Мәктәп ишекләре ачылып, сыйныф бүлмәләре балаларның шат авазларына күмелгән мәлдә, без дә сезгә көтеп алынган сентябрь санын тәкъдим итәбез!
Бу спорт төре белән шөгыльләнү өчен батырлык кирәк. Шулай булмый ни, «куянйөрәкләр» 5-10 метр биеклектән суга сикерә алмый шул! Суга сикерү – кыюлар спорты!
Сәфәрдә адашмыйм дисәң, горизонт якларын белергә кирәк. Аларны өйрәнергә үз кулларың белән ясаган компас булышыр.